tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сугыш җиле язмышлары
Сугыш җиле язмышлары

Сугыш җиле язмышлары

Тагын язлар килде. Кошлар оя кора, балалар чыгара. Җәй азагында тук башаклар белән чайкалып утырыр өчен басуларыбызның дымлы туфрагына орлыклар ята. Вакыт агышы мәңгелек хәрәкәттә. Май безгә көләч кояшы, җылы җилләре, назлы яз сулышы белән генә кадерле түгел, бу көнне безнең ата-бабаларыбыз, фашизмны тар-мар итеп, Җиребезгә яшәешнең үзен кайтардылар. Кешелек тарихындагы канкойгыч сугыш 9 май көнне Совет халкы өчен җиңү белән тәмамланды.

Еллар бер-бер артлы үтә тора. Узган һәр ел безне 1418 көнгә сузылган дәһшәтле Бөек Ватан сугышыннан ераклаштыра. Быел илебездә Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәбез. Шушы кадәр еллар үтсә дә, вәхши сугыш кайтавазы безнең күңелләрдә, истәлекләрдә һаман да яңгырый.

Җиңү көннәре якынлашкан саен, хатирәләр тагын да яңара. Зәңгәр экраннарда, радиотапшыруларда, газета-журналларда дисеңме, мәктәп һәм район үткәргән чаралар дисеңме – теләмәсәң дә шул елларга алып кайта. Күптән түгел картәтәем белән фотоальбомнар карап утырганда күзем бик тә чибәр, кара кашлы солдат фотосурәтенә төште. Аның турында ныграк беләсем килеп, сораулы карашларым картәтәйгә төбәлде.
Миллионлаган Совет солдатлары кебек Ватанын геройларча саклаган бабам Мансуров Хакимулла Шәйдулла улы Башкортстанның Бүздәк районы Йөрәктау авылында 1911 елның 31 августында туа. Балалык еллары авыр вакытларга туры килә: революция, ачлык еллары… Ул елларда авылларда мәчетләрнең манараларын кисеп, мәктәпләр ачалар. Бабам Хәкимулла башлангыч белемне Әмир авылында ала.
Гаилә кору еллары авыр коллективлаштыру вакытына туры килә. Аның туганнан туган энесе Риф абый сөйләүләре буенча, Бүздәк районы Арслан авылы гүзәле Шәмсикамал Басыйр кызы белән өйләнешкәч, озак та тормый Кыйгы районына күчеп китәләр. Алар белән тагын берничә гаилә иярә. Яшьләр үзләренең тырышлыгы белән йорт салып керәләр, олы кызлары Әнисә белән Финә шунда туа. Хәкимулла бабам анда милиционер булып эшли башлый.

Бөтен хыялларын җимереп, илебезгә илбасарлар килеп керә.1941 елның 12 июлендә Хәкимулла Кыйгы военкоматыннан сугышка алына. Аның батырлыклары турында архив материалларына гына таянып сүз йөртә алабыз, чөнки ул сугыштан кайткач, бер тапкыр да авыз ачып сүз дә сөйләтмәгән була һәм, әлбәттә, үзе дә сөйләми.
Мансуров Хәкимулла Совет Армиясе Үзәк фронтының 3 нче пулемет ротасының 48 укчылар полкы составында хәрби хәрәкәтләрдә наводчик булып хезмәт итә. Фронтта 12.7.41 нче елдан 29.10.41 нче елга кадәр, ягъни 4 ай булган. Бөек Луки районы тирәсендә (Псков өлкәсе) һөҗүм вакытында пулемет уты белән дошманның 60 солдатын юк итә. Үзе бик каты яралана. Снаряд кыйпылчыгы аның башына тия. Бик озак госпитальдә дәвалана. Соңынан, бераз арулангач, Кыйгыга кадәр аны медсестра кайтарып куя. Бабам Бөек Ватан сугышы фронтында күрсәткән батырлыклары өчен 1946 елда хөкүмәтнең «Сугышчан казанышлары өчен», 1947 елда “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә.

Туган якларына кайткач, эшен Кыйгы эчке эшләр бүлегендә дәвам итә. Башка эшләр белән бергә, сугыштан качкан дезертирларны тоту аңа йөкләтелә. Шушы эш аның алдагы язмышына йогынты ясамый калмый. Сугышлар тәмамлангач, ул эләктергән дезертирлар, срокларын тутырып, кайта башлыйлар. Аның үзенә генә түгел, хәтта гаиләсенә дә зур куркынычлар яный. Ә бер төнне ул бөтенләй, үзенең йортын, җирләрен калдырып, бер төенчек белән чыгып китергә мәҗбүр була. Бу 1949 еллар була…

Туган Бүздәк районына кайткач, ул тормышын ак кәгазь битләреннән башлый. Үзенең йорты булмау сәбәпле, Йөрәктау авылындагы ике туган сеңлесе тупсасына кайтып егыла ул. Дүртпочмаклы йортта ике гаилә: Хәкимулла үзенең хатыны, дүрт баласы, һәм дүрт кешелек гаиләсе белән сеңлесе яшиләр. Шул вакытларны күз алдына китерсәм, шаккатам. Туганнар шулкадәрле олы җанлы, ярдәмчел булганнар. Әле күбесе катлы-катлы йортларга сыешалмый, ачуланышып бетәләр. Тырыш Хәкимулла күрше Әмир авылында йорт тергезә, җиде бала үстерәләр. Авылда иң беренче булып аларның йортына электр керә, радио тимерчыбыклары сузыла. Җиде баласына да төпле белем бирә, шуларның 4се югары белем ала, калганнары да махсус уку йортларын бетерәләр. Бабам озак еллар колхозда учётчик булып эшли. Авыл халкы аны бик нык хөрмәт итә. Аның йөрәге 1971елның 20 гыйнварында тибүдән туктый. Бабамның истәлекләре безнең өчен бик кадерле. Без һәр ел саен гаиләбез белән “Үлемсез полк”та катнашабыз, каберенә зыярәт кылабыз, аның рухына багышлап Коръән ашлары уздырабыз.

Бабам Хәкимулла нигезендә төпчек улы картәтәм Флүр төпләнә. Ул үзе озак еллар Каран һөнәрчелек училищесында, аннары Әмир мәктәбендә хезмәт дәресләре укыта. Нәнәем Зөлфирә дә укытучы булып эшли. Аларның юлын дәвам итеп, әтием Айрат һәм апам Лилия укытучы һөнәрен сайлыйлар. Дәһшәтле Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 80 ел гомер узган. Ләкин бу сугыш китергән яралар һәм кайгы хәсрәт әле дә онытылмый. Еллар узган саен тирәнәя, күңелләрне газаплый, үкенү хисе уята. Ниндидер могҗиза белән бу сугыштан исән кайткан ир – егетләр бу турыда ачылып сөйләргә яратмыйлар… Шулай да киләчәк буынга әйтер сүзләре бик күп аларның. Чыннан да, сугыш афәте күргән бу ветераннарыбыз зур хөрмәткә лаек. Тыныч тормышның кадерен белик, дуслар.

Мансурова Алсу Айрат кызы,

Башкортстан республикасы Бүздәк районы Бәйрәш авылы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*