tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сугышчыларның аналарын һәм хатыннарын хөрмәтләделәр
Сугышчыларның аналарын һәм хатыннарын хөрмәтләделәр

Сугышчыларның аналарын һәм хатыннарын хөрмәтләделәр

Урта Исәнтимер авылы урта мәктәбендә Яңа Малыклы районыннан махсус хәрби операция зонасына киткән мөселман кардәшләребезнең хатыннары һәм әниләре белән очрашу узды. Анда СВОдан кыска вакытлы ялга кайткан сугышчылар да катнашты.

Димитровград шәһәре Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы, Яңа Малыклы һәм Мәләкәс районнары мөхтәсибе Ильяс хәзрәт Мухутдинов Аллаһы Тәгалә ир-егетләребезгә сугыш кырыннан исән-имин кайтырга насыйп итүен, ә Туган ил, газиз Ватан хакына һәлак булучыларның рухларын шат кылуын, барчасына да шәһитлек дәрәҗәсе бирүен теләп дога кылдырды. Туган илне, Ватанны ярату – иманның бер өлеше, диелгән Аллаһы Рәсүленең хәдисендә, шуңа күрә без үз җиребезне, дәүләтебез чикләрен дошманнан сакларга һәм якларга тиеш, диде хәзрәт. Ә “Әфган сугышы ветераннары союзы” иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасары Дамир Гаязов, “Боевое братство” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Яңа Малыклы бүлекчәсе җитәкчесе Марат Мифтахутдинов, Яңа Малыклы районының халыкны социаль яклау бүлеге мөдире Виктор Крымкин, “Защитники Отечества” иҗтимагый оешмасы хезмәткәре Мария Летюшова, район авыллары мәчетләренең имамнары, район хастаханәсе вәкилләре курку белмәс сугышчыларның якыннарына сабырлык, Донбасс якларыннан яхшы хәбәрләр генә килеп торуын теләделәр.

Аннары милләттәшләребезне район хакимияте башлыгы Светлана Катиркина сәламләде.

“Менә шундый очрашулар бердәмлек һәм бергәлек рухын ныгыта, җирле власть һәм җәмәгатьчелек ярдәменә таянып, Ватан сакчыларының әниләрен һәм тормыш иптәшләрен борчыган проблемаларны хәл итү юлларын билгеләү мөмкинлеге бирә, авыр вакытта бер-береңә терәк һәм таяныч булу кирәклеген искә төшерә”,- диде район администрациясе башлыгы.

Светлана Катиркина махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче якташларыбызга гуманитар ярдәм җыеп озатуда актив катнашучы милләттәшләребезгә – Ш.Р.Халитов, И.Х.Шамсутдинова, Ә.Г.Сафина, Н.Г.Абдулвалеев, Ф.Н.Абдулвалеева белән Р.З.Абдрашитовка Яңа Малыклы район хакимиятенең Рәхмәт хатларын тапшырды.

“Үзләренең газиз улларын илебезнең чын патриотлары итеп тәрбияләп үстергән өчен районыбыз аналарына олы рәхмәтемне белдерәм. Ә сугышчыларыбызның хатыннарына аларга һәрвакыт ярдәм итеп торулары, тугрылык саклаулары һәм сабырлык күрсәтүләре өчен рәхмәт. Алдагы көннәрдә дә бергә һәм бердәм булыйк, зарыгып көткән җиңү көнен бергәләп якынайтыйк”,- диде район җитәкчесе.

Источник: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*