Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган татар драматургы Шакир Галимовның “Алтын беләзек” пьесасы 77 елдан соң китап булып басылып чыкты. Бу хакта Шакир Галимовның якташы, аның архивын өйрәнгән тарих укытучысы Шамил Сираҗетдинов хәбәр итте.

Шамил Сираҗетдинов та, Шакир Галимов та тумышлары белән Әстерхан өлкәсенең Икрәле районындагы Яңа Болгар авылыннан. Бу районда ул бердәнбер татар авылы (өлкәдә бүгенге көндә 17ләп татар авылы исәпләнә).
Шамил Сираҗетдинов үзенең әби-бабайлары XX гасыр башында Татарстанның Тәтеш һәм Сарман районнарыннан Әстерхан якларына күченеп килүен әйтә. Шакир Галимовның да нәселе Татарстаннан икәне билгеле, тик инде туганнары белән элемтәләр өзелгән. Алай гына да түгел, бүген Яңа Болгар авылы халкында Шакир Галимовның балалары һәм оныклары турында да мәгълүматлар юк…
“Татарстан режиссерларына күрсәтәбез”
Әстерханның “Якташлар” татар төбәкчеләре клубы әгъзалары бу атнада “Алтын беләзек” пьесасын Казандагы берничә режиссерга күрсәтте.
“Пьеса татар классик сәхнә әсәрләре стилендә язылган – монда көлкеле урыннар да, сарказм да, шигырьләр дә, җырлар да бар. Ирексездән, “Зәңгәр шәл”, “Казан сөлгесе”, “Яшь йөрәкләр” кебек танылган спектакльләр искә төшә. Ә сюжет риваятьләрдән алынган. Шакир Галимов үзешчән музыкант булса да, кызганычка, ноталар белмәгән, шуңа күрә җырларның ноталары юк. Әмма җыр сүзләрен укыганда ук алар көйгә салына. Бу әсәрне театр сәхнәсендә күрәсе килә. Әстерханда татар халык театры бар, алар аның белән кызыксынды. Ләкин декорацияләр, костюмнар чыгымнар таләп итә, пьесага алынырлык режиссер да кирәк. Без хәзер пьесаны Татарстан режиссерларына күрсәтәбез”, – дип сөйләде “Якташлар” клубы җитәкчесе Роза Бикбаева.
“Тагын ике пьесасы бар”

“Авыл тарихын өйрәнгәч, Галим Шакировның туганнары аның архивын миңа китерде. Галим Шакировның әти-әнисе – хакимиятне большевиклар яулап алгач, 1917 елда беренчеләрдән булып, Яңа Болгар авылына нигез салган алты гаиләнең берсе. Бу гаиләдә Садык (1905), Шакир (1910), Зәйнәп (1912) һәм Мөхәммәтрәхим (1919) исемле балалар туа.
Авылдашлары Шакирны тумыштан талантлы егет иде, дип хәтерли. Ул музыка уен коралларында уйнаган, авыл клубы тормышында катнашкан, үзешчән артистлар белән “Зәңгәр шәл”, “Качкыннар” спектакльләрен куйган. 30нчы елларда ул Сарытауда укытучылык курсларын тәмамлый, әмма мәктәпкә урнашмый. Бөек Ватан сугышына кадәр Осыпной Бугор авылында яшәп, бухгалтер булып эшли. Театр түгәрәген җитәкли, фольклор материаллар туплау, пьесалар язу белән шөгыльләнә. Аның архивында “Алтын беләзек”тән тыш, тагын “Соңгы сәлам” һәм “Кичү янында” дигән пьесалары табылды. Шакир Галимов 1941 елның язында пьесаларын бастырырга теләп, берничә тапкыр Сталинград өлкәсе нәшриятына барган, әмма “без татарча хезмәтләр чыгармыйбыз”, дип аны кире боргыннар.
Сугышка киткәч, Шакир Галимов әсирлеккә эләгә. Бу хакта аның сугыштан исән кайткан 
Үзешчән драматургның калган ике пьесасы әле эшкәртелмәгән, нәшриятка әзерләнмәгән.
“Алтын бәләзек”нең эчтәлеге турында Шакир Галимов үзе “авылларда сөйләнеп йөри торган әкиятләрдән файдаланып язылды”, дип язып калдырган. “Хан кызы беләзеген югалта, аны ярлы егет таба, әмма хан вәгъдәсен үтәми, ярлы егеткә кызын ярәштерүгә каршы төшә. Шуңа охшаш сюжет Муса Җәлилдә, Фәтхи Борнашта очрый дигән сүзләр бар, бездән хәзер берничә татар язучысы пьесаның эчтәлеген тәфсиллерәк өйрәнү өчен китапны алды”, – ди Шамил Сираҗетдинов.