Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Абхазия Республикасында. Бүген ул Сухуми шәһәрендә Ватан сугышы корбаннарына чәчәкләр салды.
1992–1993 еллардагы Ватан сугышында һәлак булганнарны Сухуми шәһәренең үзәгендә искә алу тантанасы узды. Чара Абхазиянең Җиңү һәм Бәйсезлек көне кысаларында оештырылды.
Чарада республика җитәкчеләре, дәүләт органнары вәкилләре, иҗтимагый оешмалар әгъзалары һәм башкалар катнашты. Алар һәлак булганнар рухына дога кылып, батырлар истәлегенә баш иделәр. Бу тантана — илнең бәйсезлеге һәм батырлыгы символы буларак, яшь буынга хәтерне саклауның мөһимлеген искәртте.