Сургут шәһәрендә изге Рамазан аенда ифтар ашлары уздыру күркәм гадәткә әверелде. Ханты-Манси Югра Төбәк Татар яшьләре берлеге һәм “Мирас” хатын-кызлар җәмгыяте активлары быелгысы елны да мәҗлескә алдан ук хәстәрлекне күреп, эшне алдан планлаштырып, үткәрү урынын белешеп куйдылар. Татар милли ашлары әзерли ала торган хәләл кафе табу Сургут шәһәрендә җиңелләрдән түгел. Эшмәкәр Ләйсән һәм Вадим Дмитриевлар теләге булган һәркемгә ифтар ашлары уздыру өчен, татар җәмәгатьчелеге активларына һәрвакыт үз кафеларында мөмкинлек биреп тора. Быелгысы елны да шулай булды. 50 кешегә әзерләнгән табында ниләр генә юк иде. Дуслык-татулык белән корылган табын артында яшьләр үзләре генә түгел, ә төрле буын вәкилләре дә бар иде.
Ифтар – изге айда күркәм күренешләрнең берсе. Көн дәвамында ризыктан өзелеп торган организмга бәйрәм ясаудан тыш, юмартлыкка, бердәмлеккә дә бер мисал ул. Мәҗлескә килгән һәркем бу дәрәҗәле ифтар ашыннан бик канәгать калып, тәмле ризыклардан тыш, рухи азык та алды. Бу айда татар активлары тарафыннан ифтар ашлары әле тагын кабатланачак. Сургут шәһәрендә ураза тотучыларның һәм күләмле ифтар ашлары уздыручыларның саны елдан-ел арта бара.
Сургут җәмигъ мәчете имамы Илшат хәзрәт билгеләп үткәнчә, мондый чаралар кешеләрне мәрхәмәтлелеккә, әхлаклылыкка омтылуда, җәмгыятьтә үзара аңлашу һәм түземлелек урнаштыруда берләштерә.
Гөлчәчәк Фәтхулова, ХМАО-Югра