2017 елның 23 апрелендә Сургут татарларының милли-мәдәни автономиясендә «Ак калфак» татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы бүлекчәсен ачу буенча утырыш булды. ХМАО-Юграның һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, «Сандугач» халык җырлары һәм биюләре ансамбленең җитәкчесе Нурия Әхәт кызы Җиһаншина яңа гына Казанда, «Ак калфак» иҗтимагый оешмасының V Форумында булып кайтты.Бу сәфәр Сургутта да әлеге оешманың бүлекчәсен ачу ниятен ныгытты гына.
Утырышның көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр куелды: оешманың рәисен һәм сәркатибен, шулай ук аларның урынбасарларын сайлау. Тавыш бирү нәтиҗәсендә, «Ак калфак» иҗтимагый оешмасының рәисе итеп Нурия Әхәт кызы Җиһаншина, сәркатибе итеп Гөлсинә Фәрит кызы Вәлиева сайланды. Утырышта катнашучыларны оешма алдына куелган максатлар һәм 2017-2018 елларга эш планы белән таныштырдылар.
Бу көнне автономиядә милли аш-сулардан һәм кул эшләреннән торган күргәзмә дә эшләде. Зәмзәмия Гамилова атлас лента белән чигү үрнәкләрен тәкъдим итте. Ә Гөлчәчәк Фатхулова (күпләр аны «Ашларыгыз тәмле булсын!» төркеменең җитәкчесе буларак белә) татар хатын-кызларының баш киеме – калфак чигү тәҗрибәсе белән уртаклашты. Наилә Хәлиуллина исә бәйләгән әйберләре белән шаккатырды. Бигрәк тә кунакларга аның бәйләгән пальтосы ошады. Дания Әфләтунова килүчеләрнең барысын да милли ризыклар – бәлеш, кош теле һәм башкалар белән сыйлады.
Яшьләр исә бу көнне токмач кисү буенча ярыштылар. Теләгән һәркем бу бәйгедә үзенең көчен сынап карый алды. Нурания Шәймәрданова, Гөлсинә Вәлиева һәм Гөлнара Зиятдинова кебек тәҗрибәле аш-су осталары токмач басу, токмач кисүнең серләрен яшь буын белән бик теләп уртаклаштылар.
Утырышта катнашучылар арасында Сургут татарларының милли-мәдәни автономиясе әгъзалары: автономия рәисе урынбасары Риф Рәүф улы Садыйков; педагогика фәннәре докторы, Сургут дәүләт педагогика университеты профессоры Рафис Хәсән улы Шәймәрданов; автономия советының элеккеге әгъзасы Альберт Гомәр улы Дәминов; «Көрәш» федерациясе президенты Фәрит Кави улы Шәймәрданов утырышка үзенең җәмәгате белән килде, «Сандугач» халык җырлары һәм биюләре ансамбле солистлары да бар иде.
Бәйрәм тантанасы тәмле чәй өстәле артында үтте. Сургутта татар хатын-кызларының үз оешмасы ачылуны һәркем хуплады. Шул уңайдан, үзләренең фикерләре белән дә уртаклашучылар булды.
Сургутта яшәүче милләттәшләребез арасында татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын, телен һәм мәдәниятен саклауда «Ак калфак» үзеннән лаеклы һәм саллы өлеш кертер дип ышанып калабыз. Аларга һәр башлангычларында иҗади уңышлар, теләк-ниятләренең чынга ашуын телибез!
Гөлназ Әфләтүнова,
Татарлар – Сургут.