Быел Сургут шәһәре татар милли-мәдәни мохтәрияты үзенең 20 еллыгын, “Сандугач” җыр – бию ансамбле 35 еллыгын билгеләп үтә. Шул уңайдан 1 декабрь көнне 17:00 сәгатьтә Театр СурГУ бинасы концертлар залында бәйрәм чарасы узачак.
Бәйрәм кунаклары Диләрә Илалетдинова, Илнур Мусин, Виталий Агапов җитәкчелегендә керәшен татарлары “Карендәшләр” фольклор ансамбле һ.б. булачак.