Сургут шәһәренең Татар милли-мәдәни автономиясе һәм Руфина Кузаева татар ял мәктәбе укучылары белән балаларга “Чыршы бәйрәме” оешытырып уздырды.
Риф Садыйков хәбәр иткәнчә, бәйрәм 75 бала, иллегә якын ата-ана, кунаклар килгән.
“Җыр, бию, шигырь, ярыш, уеннар – барысы да булды. Балалар һәм әти-әниләре бик күтәренке кәеф белән кайтып киттеләр”, – дип яза Риф әфәнде.
Бәйрәм вакытында төшерелгән видео соңгы вакыт тенденциясен дә яхшы тасвирлый. Татар теле бик тә аз яңгырый…