20нче гыйнвар көнне Сургут шәһәренә Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы делегациясе III Халыкара Иртыш буе Сабантуен үткәрү белән бәйле оештыру мәсьәләләрен хәл итү максатыннан килде.
Эшлекле вәкиллек составына социаль эшләр буенча башкарма комитеты урынбасары Фәнис Мортазин, мәдәният идарәсе җитәкчесе Роза Галеева, мәдәният идарәсенең урынбасары Бернар Кунабаев һәм “Лайм” реклама агентлыгы җитәкчесе Эльдар Галимов керде.
Бу көнне Сургут шәһәре хакимияте бинасында киңәйтелгән җыелыш узды. Җыелыш барышында Сабантуйны оештыруга кагылышлы берничә мөһим мәсьәлә, шул исәптән мәдәни чаралар, логистика, хәвефсезлек һәм җирле иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек турында фикер алыштылар. Катнашучылар мондый чараларны үткәрүнең иң яхшы практикалары турында да сөйләштеләр. Мәсьәләне ачыклау утырышында җирле татар оешмасы җитәкчелеге, Ханты-Манси Югра төбәге Көрәш федерациясе җитәкчесе дә читтә калмады.
Җыелыш тәмамлангач эшлекле сәфәр Сабантуй узачак урында, шул исәптән Сургут шәһәре Җәмигъ мәчетендә, татар үзәге һәм филармония залында дәвам итте. Кунаклар кыска гына вакыт эчендә шәһәрнең күп кенә тарихи урыннарында булырга өлгерделәр.
Чараны оештыручы булып Ханты-Манси автоном төбәге – Югра хөкүмәте, Татарстан Республикасы, Әлмәт муниципаль районы һәм Сургут шәһәре хакимияте тора. Чара Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан һәм җирле татар-башкорт иҗтимагый оешмалары ярдәме белән уздырыла.
Сабантуйга әзерлек Ханты-Манси автоном төбәге мәдәни тормышы өчен әһәмиятле вакыйга булып, Россия генә түгел, ә дөнья халыклары арасында бәйләнешләрне тагын да ныгытыр дип көтелә. Шунысын искәртеп үтәргә кирәк, чараны уздыру урыны итеп Сургут шәһәрен сайлау да очраклы түгел әле.
Гөлчәчәк Фәтхулова, Сургут шәһәре.




