ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Сургутта Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль очрашу узачак
Сургутта Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль очрашу узачак

Сургутта Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль очрашу узачак

Сургутта татар шагыйре һәм Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль очрашу узачак. Чара 8 февральдә А.С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәдә, 12:00 сәгатьтә башлана.
Очрашуны Сургут шәһәре Татар милли-мәдәни мохтарияты оештыра. Чара программасында шагыйрьнең китаплар күргәзмәсе, аның тормышы һәм иҗаты турында кызыклы фактлар, шигырьләр уку, шулай ук «Сандугач» татар мәдәнияте коллективының чыгышлары планлаштырылган. Бу шигърият бәйрәме, шулай ук бөек шагыйрьнең мирасын белү өчен искиткеч мөмкинлек.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*