15 февральдә татар халкы герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көнен билгеләп үтә. Бөтен җирдә шагыйрьнең туган көненә багышланган төрле чаралар уза. Әлеге вакыйгадан Сургут шәһәре татар милли-мәдәни мохтарияте дә читтә калмады. Бик матур, эчтәлекле очрашу узды. Чарага килүчеләр шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән танышты, слайд-шоу карадылар, аның шигырьләрен укыдылар.
Әдәби-музыкаль очрашуда концерт номерлары күрсәтелде. Алар тамашачыларга шагыйрь яшәгән һәм иҗат иткән чор атмосферасына чумарга мөмкинлек бирде.
Иң ахырда барлык катнашучылар Ян Френкельнең Расул Гамзатов сүзләренә язылган «Журавли»(Торналар) җырын тыңладылар.
Чара тәмамланганнан соң, катнашучылар шагыйрьне искә алып, мәңгелек утка чәчәкләр салдылар. Бу аның татар халкына керткән зур өлеше өчен хөрмәт һәм рәхмәт символына әверелде.
Чарага Муса Җәлилнең якташы Алсу ханым Кәримова да килгән иде.
Барлык килгән кунакларыбызга, катнашучыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Розалия Сабитова, Сургут шәһәре иҗтимагый татар милли-мәдәни мохтарияты хәбәрчесе



