27 гыйнвар көнне Сургутның “Ак калфак” оешмасы “Шәл бәйләү өмәсе” уздырды. Остазыбыз Гөлсинә Вәлиева ничек мамык язарга, өрләргә һәм ничек бәйләнгәнең күрсәтте. Кул эшләрен тотып килүчеләр дә булды. Гармунчылар – Фәнил белән Марсель халкыбызның онытылмас җырларын уйнап, җырлый-җырлый утырдылар. Ансамблебезнең нәни кызлары да катнашты – Чулпан Гыйльманова “Шәл бәйләдем” дигән җырын бүләк итте.
Тормыш–көнкүрештә билгеле: бер йолалар үтәү, гореф-гадәтләрне тоту һәм бәйрәмнәр үткәрү барлык милләтләргә дә хас. Бу гадәтләр югалмасын өчен без аларны онытмаска, хөрмәт итәргә, белергә тиеш. Аларны белсәк, безнең телебез, милләтебез дә югалмас, сакланыр.
Национально-культурная автономия татар г.Сургута