tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сургутта татар гаиләләре өчпочмак пешерде
Сургутта татар гаиләләре өчпочмак пешерде

Сургутта татар гаиләләре өчпочмак пешерде

Алдан хәбәр итүебезчә, Сургут шәһәре иҗтимагый татар милли-мәдәни мохтарияты 2024нче ел “Гаилә елы” уңаеннан “ТАТАР ГАИЛӘСЕ” конкурс-фестивален оештырып җибәргән иде. Конкурс берничә этаптан, Онлайн һәм Офлайн форматта үтте. Катнашучылар арасында Сургуттан гына түгел, Мегион, Лянтор, Нефтеюганск шәһәрләреннән дә татар гаиләләре катнашты. Күптән түгел конкурсантларыбыз гаилә күргәзмәсен булдырган иде, ә бүген исә өчпочмак пешерү серләре белән бүлештеләр. Татар халкы бик борынгыдан ук аш-су әзерләргә оста булган, тәмле оригиналь ашлар пешергән. Бүген без моңа кабаттан инандык.

Сургутта бүген “Татар гаиләсе” конкурс-фестиваленең 2-е этабы узды. Һәр гаилә өчпочмак ясау һәм пешерү сере белән бүлеште. Өчпочмак – татар халкының милли ризыгы, аны кунаклар килгәндә дә, өйдәгеләрне сыйлар өчен дә пешерәләр. Бәйрәм, ял көннәрендә иң еш әзерләнә торган камыр ашларының берсе ул. Безнең кызлар аны күз йомганчы бик тиз арада ясап та күрсәттеләр, рецептлар белән бүлештеләр. Сезгә дә тәкъдим итәбез!

Ә менә Гөлия һәм Фаиль Садретдиновлар гаиләсе өчпочмакны ничек пешерә икән?!.
– Гөлия Садретдинова:
– Камыр өчен 2 аш калагы акмай, 2 аш калагы үсемлек мае, бер чеметем тоз, бер чеметем шикәр комы, камыр көпшөкләндергеч(разр-ль), аз гына кайнар су, иләнгән он кирәк булачак. Артык каты да, артык йомшак та булмаган камыр басабыз һәм камыр үзләнсен өчен аны бер 10-15минутка өстен каплап ял итәргә куябыз. Камыр ял иткән арада өчпочмагыбыз өчен эчлек әзерлибез.

Эчлек өчен бәрәңге, күп итеп суган, сыер ите янына үрдәк, йә булмаса каз ите кушып, вак кына итеп турыйбыз, тоз-борыч салабыз.

Камырыбызны кечкенә шарчыкларга бүләбез, артык юка итми җәябез. Өчпочмагыбызны ясыйбыз. Өчпочмак пешкән вакытта күпмедер вакыттан соң шулпа, йә булмаса эретелгән акмай салыр өчен, уртасыннан тишек калдырырга онытмыйбыз. Кызган мичкә куеп пешереп алабыз. Өстен майлап кайнар килеш табынга бирәбез.

Э менә ни өчен өчпочмакны ясагач уртасыннан тишек калдырганнар соң, бу хакта беләсезме? Белмәсәгез безнең конкурсантлар анысына да җавап әзерләп килгән!

Алсу Гайнетдинова:
– Безнең әби-бабаларыбыз ял вакытында шул өчпочмакны күпләп ясап-пешергәннәр, җилдә киптергәннәр. Пешкән чагында өчпочмакның шулпасы кайнап парга әйләнә, эчендә дә калмый. Туктап ял иткән вакытта шул өчпочмакны җылытырга була тишегенә кайнар су, йә булмаса шулпа салганнар. Шуның өчен ясаган вакытта уртасына зур итми генә тишек калдырырга булганнар.

Риваятьтерме, чынбарлыкмы халкыбызның милли ризыгы өчпочмак бүгенге көндә дә киң таралган яраткан ризыкларның берсе булып кала килә. Татар гаиләләрендә бу ризык еш пешерелмәсә, конкурсантларыбыз күз ачып йомганчы өчпомакны ясап күрсәтә алыр идеме…

Без кабаттан сокландык сезгә “ТАТАР ГАИЛӘ”ләре! Афәрин, кызлар-егетләр!

Рецептлар да, бүгенге чарадан фото-видеолар да кабаттан төркемебез битендә урын алачак.

Бүгенге чараны оештыруда зур ярдәмен күрсәткән “Түбәтәй” кафе-рестораны хаҗалары Лейсан Дмитриева Хафизова Вадим Дмитриев ларга Сургут шәһәре иҗтимагый татар-милли мәдәни мохтарияты зур рәхмәтен белдерә.

Чарадан Гөлчәчәк Фатхулова, ХМАО-Югра

Чыганак: Татарлар – Сургут

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*