Соңгы елларда Сургут шәһәре иҗтимагый татар милли – мәдәни мохтарияты күзгә күренеп җанлану кичерә. Биредә иҗади әңгәмәләр, ХМАО-Югра төбәге татарларын берләштерүче төбәкара фестивальләр, яңадан-яңа конкурс-бәйгеләр әледән-әле оештырыла, милләтне рухи-мәдәни савыктыруга, аның телен, гореф-гадәтләрен саклауга, үстерүгә юнәлтелгән мөһим проектлар тормышка ашырыла, милли бәйрәмнәр, халкыбызның йолаларына нигезләнгән кичәләр уздырыла.

Быел Сургутлылар “Туган тел” дәресләреннән тыш, музыка дәресләрен дә оештырып җибәрергә планлаштыра. Ниятләре зурдан! Димәк, әле милләтебезнең, туган телебезнең киләчәге өметле диясе килә. Әгәрдә туган тел дәресләренә йөрергә, милләтебезнең гореф-гадәтләре белән танышырга теләүчеләр бар икән мохтариятның ишекләре һәрвакыт ачык. Туган телебезне бергәләп саклыйк, аны киләчәк буынга бергәләп тапшырыйк!
Гөлчәчәк Фәтхулова, ХМАО- Югра