tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сургутта татар Якшәмбе мәктәбе үз ишекләрен ачты
Сургутта татар Якшәмбе мәктәбе үз ишекләрен ачты

Сургутта татар Якшәмбе мәктәбе үз ишекләрен ачты

Бүген Сургутта татар милли-мәдәни мохтарияты каршында эшләп килүче татар Якшәмбе мәктәбе үз ишекләрен ачты. 25 елдан артык эшләүче бу мәктәп татар телен өйрәнү белән бергә, татар мәдәниятен һәм телен өйрәтү һәм аны саклау традицияләре өстендә эшчәнлек итә. Татар телен өйрәнергә төрле яшьтәге балалар килгән, өлкәннәр арасында теләк белдерүчеләр бар. Якшәмбе мәктәбе тарихында беренче мәртәбә Лянтор шәһәреннән килгән кунаклар, “Татар гаиләсе” конкурс-фестивале җиңүчеләре дә бу чарага кушылды. Гүзәл белән Илдус Рахматуллиннар кызларын татар теле өйрәнү дәресләренә йөртергә теләк белдерделәр; Гүзәл, белеме буенча мөгаллимә, шулай ук татар җәмгыятенең иҗтимагый эшләренә үз өлешен кертергә теләк белдерде.

Татар теле укытучысы Алсу Гайнетдинова катнашучыларны Якшәмбе мәктәбе эшчәнлеге белән таныштырды, ә Сургут шәһәре иҗтимагый татар милли-мәдәни мохтарияты рәисе Ришат Гизатулин бирегә килүчеләрне яңа уку елы башлану белән котлады. Чара бик җанлы үтте. “Сандугач” ансамбле солистлары кунаклар өчен концерт номерлары бүләк иттеләр. “Сандугач” җыр-бию ансамбле җитәкчесе Нурия Әхәт кызы Җиһаншина мәктәп укучыларына укуларында һәм иҗат башлангычларында уңышлар теләде, оештырылган чараларда актив булырга чакырды. Чара чәй табыны артында тәмамланды.

Кадерле укучылар! Татар телен өйрәнү сезнең өчен халкыбызның бай мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре дөньясына мавыктыргыч бер сәяхәт булсын. Сезгә сабырлык һәм үҗәтлек телибез, һәр дәрес шатлык һәм яңа белемнәр китерсен. Тел сезнең өчен аралашу чарасы гына түгел, бәлки татар тарихы һәм сәнгатенең тирәнлеген аңлау өчен дә ачкыч булыр. Уңышлар сезгә!

Гөлчәчәк Фатхулова, ХМАО-Югра

Чыганак: Татарлар – Сургут

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*