Агымдагы елның 15 июнендә Екатеринбургта “Татар кызы-2018” Халакара бәйгесенең төбәк сайлап алу туры узачак. Җиңүче төбәкне Казанда үтәчәк финалда тәкъдим итәчәк.
Бәйгене оештыручылар:
- “Свердловск өлкәсе Татарлар конгрессы” төбәк иҗтимагый оешмасы – Татарстанның Свердловск өлкәсендә Даими вәкиллеге.
- “Сабантуй” караоке клубы
- Свердловск өлкәсенең “ЯШЕН” татар яшьләре оешмасы
- “Татарлар якташлыгы” яшьләр оешмасы
Бәйгедә Свердловск өлкәсе территориясендә яшәгән 18-25 яшьтәге кызлар катнаша ала. Алар өчен бер төркем сынаулар әзерләнгән:
- Кулинар бәйге. Кызлар токмач әзерләүдә сынашачак
- Интеллектуаль бәйге. “Сорау-җавап” формасындагы викторина. Кызлар язма татар телен белүен, сөйләм культурасын, татар халкы тарихын белүен күрсәтергә тиеш
- Иҗади бәйге. Кызлар 3 минут эчендә иҗади сәләтләрен күрсәтергә тиеш.