Свердловск өлкәсендә “Урал кызы” конкурсы узачак. Анда җиңүче әлеге өлкәдән “Татар кызы” халыкара конкурсының сайлап алу турына үтә. “Урал кызы” – өч турда уздырыла.
- Сайлап алу туры мәдәният һәм иҗтимагый оешмалар тарафыннан районнарда, шәһәрләр һәм авылларда оештырыла. Свердловск өлкәсендә ул 2019 нчы елның 13 нче апреленә кадәр үткәрелә.
- Ярым финал туры 27 нче апрельдә 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Әрәкәй авылының милли мәдәни комплексында узачак.
- Финал туры. “Урал кызы” конкурсының гала-концерты 27 нче апрельдә 18.00 сәгатьтә Әрәкәй авылының милли мәдәни комплексында оештырыла.
“Урал кызы” конкурсында катнашу өчен, Свердловск өлкәсендә яшәүче 18-25 яшькә кадәр кызларны чакыралар. Бу чара – туган телендә сөйләшүче, халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын, тарихын белүче гүзәл туташлар өчен.