tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Свердловск өлкәсенең Кадниково авылында Сабантуй бәйрәмен оештыру һәм үткәрү буенча күчмә киңәшмә узды
Свердловск өлкәсенең Кадниково авылында Сабантуй бәйрәмен оештыру һәм үткәрү буенча күчмә киңәшмә узды

Свердловск өлкәсенең Кадниково авылында Сабантуй бәйрәмен оештыру һәм үткәрү буенча күчмә киңәшмә узды

Бүген, 24 июнь көнне, Свердловск өлкәсе Кадниково авылында Сабантуй бәйрәмен оештыру һәм үткәрү мәсьәләләренә багышланган күчмә киңәшмә узды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев һәм  Свердловск өлкәсе Губернаторы урынбасары Азат Салихов  катнашты.

Катнашучылар 6 июльдә узачак бәйрәмгә әзерлекнең төп юнәлешләрен тикшерделәр. Зур чара кысаларында Татарстан, Башкортстан һәм Свердловск өлкәсенең төрле шәһәрләреннән иҗат коллективлары чыгышлары, халык һөнәрчелеге һәм кул эшләре күргәзмә-ярминкәсе, милли ризыклар дегустациясе, спорт ярышлары, халык уеннары һәм ат чабышлары үткәреләчәк.

Сабантуйда патриотик юнәлешкә аерым игътибар биреләчәк: бәйрәмнең төп чаралары Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм махсус хәрби операция ветераннарын хөрмәтләүгә багышланачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*