2022 елның 28 февралендә Свердловск өлкәсендә татар ашлары көне узачак.
Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, татар ашлары көне танылган татар аш-су остасы Юныс Әхмәтҗанов истәлегенә багышланачак.
13 гыйнварда Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге бинасында оештыру киңәшмәсе узды. Киңәшмәдә татар кухнясы көнен үткәрү планы, программа һәм катнашучылар составы турында фикер алыштылар.