tatruen
Баш бит / Яңалыклар / СВО Герое белән очраштык
СВО Герое белән очраштык

СВО Герое белән очраштык

Үз авылыбызда мәктәптә капиталь ремонт бару сәбәпле, Түбән Новгород өлкәсендәге Сафаҗай балалары бүген күрше Петрякс мәктәбендә белем ала. Әйтергә кирәк, биредә безне бик җылы кабул иттеләр, балалар да үзара уртак тел тапты. Бар чараларда да бергәләшеп бик теләп катнашалар. Мәсәлән, узган атнада ике авыл укучылары һәм укытучылары өчен Украина җирлегендә барган махсус операция катнашучысы белән очрашу оештырылды. Димәк, һәркемнең бүгенге Россиянең тарихи вакыйгаларында катнашучы белән турыдан-туры диалог корырга мөмкинлеге бар иде.

Очрашу Герое – Әфган сугышы һәм СВО катнашучысы. Ул хисләнеп фронтта вакытта гаиләдән, туганнардан хәбәрләр яисә бөтенләй таныш булмаган балалардан чын күңелдән неонацистларны тизрәк җиңү теләге белән язылган хатларны алганда, никадәр җылы хисләр чолгап алуы белән уртаклашты.

Геройның чыгышын өлкән класс укучылары аеруча зур кызыксыну белән тыңлады һәм үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде. Хөрмәтле кунак һәркайсына бик теләп җавап кайтарды һәм егетләргә армиядә хезмәт итү кирәклеге, кече Ватанга мәхәббәт тәрбияләү, үз халкыңның, туган ягыңның чын патриоты булу мөһимлеге турында сөйләде.

Нәкъ менә шундый очрашулар үз илең өчен горурлык хисе тәрбияләргә ярдәм итә. Бу көнне конкрет мисалда укучылар чын геройларның янәшәдә яшәвен, батырлык, Ватанга мәхәббәт – чын кешенең сыйфатлары икәнен күрде.

Россия халкы электән-элек сугышчан батырлыклары һәм Ватан файдасына үз-үзләрен корбан итүләре белән дан тоткан.

Төрле елларда безнең мәктәпне тәмамлаучылар арасында бүгенге көндә фронтның алгы сызыгында булучылар бихисап һәм аларның һәрберсе илебез өстендә тыныч күк йөзе өчен көрәш алып бара. Без аларның барысына да Ватаныбызны саклаганнары өчен рәхмәтле!

Рөстәм ХАЙРЕТДИНОВ,

укытучы.

Сафаҗай.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*