Новоспасское районының танылган эшмәкәре, милләт җанлы меценат Кәрим Аделов озак еллар дәвамында хәйриячелек белән шөгыльләнә.
Кәрим Абдулхак улы үзенең киң күңеле кушуы буенча мохтаҗ кешеләргә һәм ятим балаларга булыша. Ул шулай ук туган авылы Татар Сайманы, Новоспасское һәм Иске Кулаткы район үзәкләре мәчетләренә, шәкертләргә дини белем бирүче якшәмбе мәктәпләренә һәм мәдрәсәләргә һәрьяклап ярдәм итә. Илебез язмышы өчен тирән борчылучы эшмәкәр СВО – махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче ир-егетләргә булышуны да үзенең изге бурычы итеп саный. Олы йөрәкле милләттәшебез акчалата да булыша, кирәк-яраклар да җибәреп тора. Шушы көннәрдә генә меценат фронтка 500 мең сумлык медикаментлар төяп озатты.
“Җиңү көнен якынайту өчен без барыбыз да изге эшкә үз өлешен кертергә тырышырга тиеш. Туган илебез Россиянең ирекле, мөстәкыйль дәүләт булып, ата-бабаларыбыз традицияләренә, гаилә кыйммәтләренә тугрылык саклап яшәргә хакы бар. 1941 елгы сугышта совет халкы шуның өчен батырларча сугышкан, күпләре яу кырында мәңгелеккә ятып калган. Хәзерге егетләребез дә сынатмыйлар, фашист калдыкларының – бандерачыларның кирәген бирәләр”,- ди Кәрим Аделов.
Чыганак: emet73.ru