ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / СВОда һәлак булучылар истәлегенә
СВОда һәлак булучылар истәлегенә

СВОда һәлак булучылар истәлегенә

Ульяновск дәүләт техник университетында вузны төрле елларда тәмамлап, махсус хәрби операция зонасында сугышчан бурычларын үтәгәндә батырларча һәлак булучылар истәлегенә багышланган тантаналы чара узды.

Техник университетның мемориаль стенасында Сергей Парменов, Зөфәр Зайнуллов белән Максим Раковның фотопортретлары пәйда булды. Егетләрнең өчесе дә Россия Президенты указы нигезендә Мужество – Батырлык ордены белән бүләкләнгән. Укытучылар, студентлар, геройларның туганнары һәм якыннары, шулай ук иҗтимагый оешмалар вәкилләре аларның батырлыгы алдында баш ияргә җыелган иде.

Зөфәр Аскәр улы Зайнуллов Майна районы Свободный труд бистәсендә туып үсә. Гимово урта гомуми белем бирү мәктәбен тәмамлап, Ульяновск дәүләт техник университетының инженерлык-экономика факультетына укырга керә. Россия армиясе сафларында Острогорскида хезмәт итеп, сержант званиесенә ия була һәм Рәхмәт хаты белән бүләкләнә. Армиядән кайткач, УлГТУда лаборант булып эшли. 2022 елда мобилизация буенча махсус хәрби операция зонасына китә һәм Кураково, Красногоровка, Александровка, Ивановка, Елизаветовка торак пунктларын алуда катнаша. СВО зонасында хезмәт-сугышчан бурычларын бернинди кимчелекләрсез башкаруы өчен Грамота һәм “За спасение погибавших” медале белән бүләкләнә. 2025 елның 27 февралендә Зөфәр Аскәр улы Елизаветовканы алу буенча сугышчан бурычларын үтәгәндә батырларча һәлак була.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*