ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / СВОга гуманитар ярдәм җыеп озаттылар
СВОга гуманитар ярдәм җыеп озаттылар

СВОга гуманитар ярдәм җыеп озаттылар

Ульяновск өлкәсе мөфтияте – мөселманнарның региональ диния нәзарәте канаты астында эшләп килүче барлык мәчетләр дә СВО – махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм җыеп озатуда актив катнаша.

Сембер-Ульяновскиның 2 нче Җәмигъ мәчете мәхәлләсе аеруча активлык күрсәтә. Күптән түгел генә әлеге мәхәллә мөселманнары сугыш кырында ир-егетләребезгә йөк ташу өчен бик тә кирәкле булган машина прицепын сатып алып озатканнар иде. Дин кардәшләребез шулай ук Ульяновскида урнашкан хәрби госпитальгә дә һәрдаим ярдәм итәләр. Шушы көннәрдә генә мәхәллә халкы сугыш кырына көнкүреш кирәк-яраклары белән гуманитар ярдәм җыеп озатты.

“Бүген төрле милләт һәм дин вәкилләре Туган илебезнең матур, бәхетле киләчәге хакына батырларча сугышалар. Без – мөселманнар, әлеге изге эштән читтә кала алмыйбыз. Моны өлкәннәр дә, яшьләр дә, эшмәкәрләр дә, гади халык та яхшы аңлый. Шуңа күрә СВО зонасына җибәрү өчен гуманитар ярдәм җыюда барысы да актив, бик теләп катнаша. Җиңү көнен якынайтуга үз өлешемне кертим әле, дип бабайларыбыз сәдакаларын китереп тапшыралар. Иманлы эшмәкәрләр аеруча юмартлык күрсәтә”,- ди Сембер-Ульяновскиның 2 нче Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Рәсүл хәзрәт Фаткуллов.

Чыганак: https://emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*