Ульяновск өлкәсе мөселманнары региональ диния нәзарәтенең Көнбатыш мөхтәсибәте имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Гыйззәтуллов махсус хәрби операциягә ярдәм күрсәткән өчен зур бүләккә – медальгә лаек булды.
Наил хәзрәт – меңләгән мөселманнар өчен рухи, дини остаз. Ул – Туган илебезне саклаучылар турында көне-төне кайгыртучы актив волонтер. Сугышчыларга кирәкле булган әйберләрне җыеп, гуманитар ярдәм озату, аларның гаиләләренә булышу, догалары һәм үгет-нәсыйхәтләре белән якыннарын тынычландыру – Аллаһы Раббыбызга һәм халыкка хезмәт итүче дин әһеленең көндәлек тормышы бүген әнә шулардан гыйбарәт. Аның Ватаныбызга хезмәте күпләр өчен үрнәк булып тора.
“Әлеге медаль миңа гына бирелмәде. Илебез, динебез, милләтебез язмышына битараф булмыйча, хәләл малларыннан өлеш чыгарып, Туган илебез сагында торучыларга ярдәм кулы сузучы мәхәллә халкына, барча мөселманнарга бирелгән бүләк бу”,- ди Наил хәзрәт.
Аллаһы Раббыбыз Наил хәзрәтнең изге гамәлләрен кабуллардан кылып, аңа сәламәтлек һәм көч бирсен, ике дөнья бәхетенә ирешергә насыйп әйләсен.
Чыганак: emet73.ru