Гөлназ Шәйхи – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының мәгълүмати-аналитик идарәсе җитәкчесе, «Күңел – дәрья», «Сыналганнар – сынатмый» китаплары авторы, «Халкым минем» газетасының баш мөхәррире.

Шушы көннәрдә генә табадан төшкән китапны кулга алу белән күңел түрен җылы хис биләп ала – аның зәвыклы итеп бизәлгән тышыннан ук нур бөркелә сыман… Ә инде китапка Татарстан Республикасының халык шагыйре Разил Вәлиевның кереш сүз язуы, җыентыкның дәрәҗәсен бермә-бер арттыра.

Китапның эчтәлегенә күз салгач, шәхсән мин горурлык хисе кичердем. Гөлназ Шәйхи үзенең җыентыгында Ульяновск төбәгенә, аеруча да танылган якташларыбызга саллы гына урын биргән. Автор өлкәбезнең көньягында урнашкан Зур Чирекле hәм Татар Сайманы авыллары тарихын тәфсилләп яза. Шәхесләргә килгәндә, татар халкының телен hәм мәдәниятен үстерүгә бәhасез өлеш керткән Губернаторыбыз Сергей Морозов, шактый вакыт Ульяновск өлкә Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары булып эшләгән, бүген Мәскәүдә җаваплы вазыйфа башкаручы Вилдан Зиннуров, Иске Кулаткы районы башлыгы, меценат Эдуард Ганеев, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин, Ульяновск өлкәсенең татарча көрәш федерациясе президенты Фәнис Заббаров, эшмәкәрләр Кәрим Аделов hәм Умәр Айбулатов белән кызыклы, тирән эчтәлекле әңгәмәләр урын алган. Шуңа күрә Ульяновск өлкәсе бу юлы да алдынгылыкны бирмәде. Татар мохтарияте тырышлыгы белән китапны укучыларга тәкъдим итү кичәсе беренчеләрдән булып нәкъ бездә – Ульяновск шәhәрендә гөрләп узды.

Кичәне Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин ачып җибәрде. Сүз уңаеннан, ул шушы күркәм бәйрәмне оештыручы hәм оста итеп алып баручы да әле.
– Гөлназ Фирдинат кызы – өлкәбездә көтеп алынган кунак. Ул hәр уңышыбызга чын ихластан шатлана, безгә үзенең төпле киңәшләрен бирә. Данлыклы якташларыбызны җыентыкка күпләп кертүе өчен өлкә татарлары исеменнән аңа олы рәхмәтләремне белдерәм,- диде Р.Сафин.

– Кайсы гына татар бәйрәменә барып чыксам да, анда Казан вәкилен – Гөлназ Фирдинат кызын очратам. Аның Татарстан Республикасыннан читтә көн күрүче татарлар өчен җан атып яшәвенә сокланам, рәхмәт сүзләремне ирештерәм.
Әлеге китап бәйрәме татар морзалары нәcеленнән булган танылган якташыбыз – язучы heм тарихчы Николай Карамзинның 250 еллык юбилеен билгеләп үткән чорга туры килде. Өлкәбез татарлары өчен икеләтә шатлык бу,- дип сөйләде А.Бакаев.
Китапның герое – Иске Кулаткы районы башлыгы, данлыклы меценат Эдуард Ганеев hәм район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Венера Деникаева да, ерак араларны якын итеп, Гөлназ Шәйхинең зур шатлыгын уртаклашырга килгәннәр иде.
– Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребез тормышы хакында язучы журналистлар бик сирәк очрый. Шуңа күрә Гөлназ ханым кебек энҗе бөртекләрен без күз карасыдай сакларга hәм аларга hәрьяклап ярдәм итәргә тиешбез,- диде Эдуард Әнвәр улы.
Ул сөенечле хәбәрен дә җиткерде – 9 мартта Иске Кулаткыда Г.Шәйхинең «Сыналганнар – сынатмый» китабын укучыларга тәкъдим итү кичәсе узачак.
Иске Кулаткы район администрациясе башлыгының кеше потенциалын үстерү мәсьәләләре буенча беренче урынбасары Венера Деникаева да каләм иясе Гөлназ Шәйхинең күпкырлы талантына соклануын белдерде. 4 июнь көнне hәммәгезне дә бай тарихлы Иске Кулаткы җирендe – Бөтенроссия авыл Сабан туе мәйданында көтеп калабыз, диде ул.

Гөлназ Шәйхине шулай ук башкалабыз Мәскәүдән махсус рәвештә кайткан танылган милләттәшебез Вилдан Зиннуров, Димитровград шәhәре татар автономиясе рәисе Фәрит Халиуллин, 22 нче мәктәп директоры Мөнирә Джумаева, Мәләкәс шагыйре Равил Шәфигуллин, «Туган тел» җәмгыяте рәисе Рифат Бульхин, Татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рамилә Сафина да тәбрикләделәр hәм киләчәктә халкыбызны яңа китаплары белән шатландыруын теләделәр.
Китап бәйрәме гаҗәеп дәрәҗәдә күңелле үтте. Шулай булмый мөмкин дә түгел, Гөлназ ханымның якын дуслары, татар сәхнәсе йолдызлары – Татарстанның халык артистлары Хәмдүнә Тимергалиева hәм Фердинанд Сәлахов, танылган җырчылар Илhам Шәриф hәм Базарбай үзләренең моңлы вә дәртле җырлары белән кичәне бизәделәр, тамашачының күңелен күтәрделәр.
Очрашуның ахырында Гөлназ Шәйхи беренчеләрдән булып шундый бәйрәм оештырулары өчен Рамис hәм Рамилә Сафиннарга рәхмәт сүзләрен җиткерде. Ә алда аны халкыбыз белән яңа очрашулар көтә икән. 25 февральдә – Чувашстанда, 9 мартта – Иске Кулаткыда, 16 мартта Казан шәhәрендә «Сыналганнар – сынатмый» китабын укучыларга тәкъдим итү кичәләре үтәчәк.
Рузия ХӘЛИМОВА