Ульяновскиның психиатрия хастаханәсе санитары Россия чемпионы булу бәхетенә ирешкән.
Психиатрия хастаханәсенең 16 нчы бүлекчәсендә санитар булып эшләүче егетнең язмышы – ихтыяр көче, сынауларга бирешмичә, үзеңә ышанып яшәү үрнәге. Раил Юсупов – СВО ветераны, адаптив спорт буенча Россия чемпионы һәм чын герой.
Раил әлеге хастаханәдә 2016 елның октябреннән бирле эшли. Илебездә пандемия башлангач, ковид авырулары өчен махсус ачылган госпитальгә күчә. Ә 2022 елда доброволец булып СВО зонасына китә һәм эвакуацион бригадада хезмәт итә – үз гомерен куркыныч астына куеп, яралы сугышчыларны коткара. Каты бәрелешләр вакытында батырлык үрнәге күрсәтүе өчен Мужество ордены белән бүләкләнә. Авыр яралана, реабилитация курсы үтә. Кыен чакта аңа әнисе бик нык ярдәм итә. Ә “Защитники Отечества” фонды фатирын җайлаштырырга һәм протез алырга булыша. Шуннан соң ул паралимпия спорты белән шөгыльләнә башлый. Раил биеклеккә сикерү төрен сайлый. Һәм Россия чемпионы булу бәхетенә ирешә. Хәзер ул 16 нчы бүлекчәдә санитар булып эшли. Врач-реабилитолог яки адаптив спорт буенча тренер булырга хыялланам, ди ул. Шушы көннәрдә генә “Защитники Отечества” кубогына ярышларда катнашкан һәм сынатмаган – чын герой икәнлеген күрсәткән.
Чыганак: emet73.ru