Бүген Васил Маликов исемендәге I нче Бөтенроссия «Сынчы» сынлы сәнгать бәйгесенең йомгаклау этабы Актанышта уза. Чарада катнашучылар Әнәк авылында булып, Татарстан Республикасының беренче президенты Минтимер Шәймиевның әтисе Шәрип Шәймиев музее белән таныштылар.
Арытаба өч халык рәссамын (В.Маликов, Ә.Сәфәргалин, З.Басыйров) биргән Иске Кормаш авылына бардылар. Иске Кормаш төп мәктәбендә булдылар. «Сәнгатькәрләр» һәм «Туган як» музее, З.Басыйровка багышланган рәсем күргәзмәсе һәм алар нәселенең авылда яшәүче бүгенге кул остасы эшләре белән таныштылар.
Алар Актаныш районы үзәгендәге «Сәнгать» паркындагы шәхесләр бюстлары, «Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты»нда Татарстанның халык артисты Әлфия Авзалова музее белән танышачак. В.Маликов исемендәге I нче Бөтенроссия «Сынчы» сынлы сәнгать бәйгесенең җиңүчеләрен билгеләү – йомгаклау өлеше “Яшьлек” милли-мәдәни үзәктә булачак.
Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләүче «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы башлангычы белән оештырылган бәйгедә республиканың 17 район-шәһәрләреннән һәм башка төбәкләрдән дә катнаштылар. Аларның яше – 6дан алып 23 яшькә кадәр. Финалга 29 укучы узды. Бәйге халык сәнгате традицияләрен саклап калуга һәм үстерүгә, скульптор Васил Маликовның иҗади мирасын популярлаштыруга юнәлтелә.



