Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләүче «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы башлангычы белән оештырылган Васил Маликов исемендәге «Сынчы» рәсем сәнгатенең Бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабы 16 декабрьдә Актанышта узачак.
Башта чарада катнашучылар Әнәк авылына – Татарстан Республикасының беренче президенты Минтимер Шәймиев туган нигезенә, аннары Васил Маликов туган ягына – Иске Кормашка, арытаба Актаныш район үзәгенә сәяхәт кыла. Анда җиңүчеләрне билгеләү – йомгаклау өлеше “Яшьлек” милли-мәдәни үзәктә булачак.