tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сүнмәс йолдыз син, Тукай
Сүнмәс йолдыз син, Тукай

Сүнмәс йолдыз син, Тукай

26 апрель көнне барлык татар дөньясы бөек шагыйребез Габ­дулла Тукайның туган көнен билгеләп үтте – мәктәпләрдә, бала­лар бакчаларында, мәдәният йортларында шуңа багышланган төрле чаралар оештырылды, ә Казанда, һәрвакыттагыча, шигъ­рият бәйрәме уздырылды.

Үрнәк гамәл

Түбән Новгород өлкәсенең Кочко-Пожар балалар бакчасы да бу көнне “Сүнмәс йолдыз син, Тукай!” дип аталган округара се­минар уздырды. Анда Пильна округы Сафаҗай, Кызыл Октябрь округы Уразавыл, аның филиалы булган Суыксу балалар бакчала­ры, Сергачтагы “Надежда” тернәкләндерү үзәге тәрбиячеләре катнашты.

Бакча бинасы биредә күптәнге инде, алты дистә ел элек төзелгән, әмма Алсу Әхмәтбаева җитәкчелегендәге коллектив эчен-тышын, территориясен бик матур тота. Бүлмәләр искиткеч итеп, милли стильдә бизәлгән, үзләре чиккән мендәр тышлары, тастымаллар, чаршаулар, бүтән көнкүреш әйберләрдән торган элекке татар өен хәтерләткән музей почмаклары гына ни тора! Ә инде шулай ук үзкуллап эшләгән дидактик материалла­рын барлык бакчаларга үрнәк итеп күрсәтергә, методик әсбап буларак кулланырга да була. Балаларга биредә төрле яктан тәрбия бирелә – милли, патрио­тик, хезмәт тәрбиясе кулланы­ла. Милли дигәне аңлашыла инде – катнаш гаиләдә үскән балалар да булуга карамастан, татарча бииләр, җырлыйлар, та­тар язучыларының әсәрләрен өйрәнәләр, сәхнәләштереп күр-сәтәләр.

Патриотик тәрбиягә килгәндә, махсус хәрби операция зонасын­да хезмәт итүче ир-егетләребез өчен күп тапкыр гуманитар ярдәм күрсәтелгән бар, алар өчен ба­лалар рәсемнәр ясый.

Ә инде хезмәт тәрбиясенә килгәндә, мәсәлән, хәзер тәрәзә төпләрендә төрле үсентеләр гөрләп үсеп утыра, балалар тәрбияче апалары белән бергә аларны карый, тиздән барысын да бакчага күчереп утыртырлар. “Әлбәттә, бар эштә дә әти-әни-ләр беренче ярдәмчеләребез, тыгыз хезмәттәшлектә тора­быз. Рус милләтеннән булган әниләрнең балалары белән бергәләп татар халык әкиятләре буенча ясаган кул эшләре искитәрлек”, – дип сөйләде Алсу Адельшиновна бакча буенча экскурсия уздырганда.

Коллектив та нык тырыша, бик күп чаралар уздыралар, окру­гаралардан да якта калмыйлар һәм һәрвакыт югары нәтиҗәгә ирешәләр.

Округара чара

Ә семинарга килгәндә, ул бик кызыклы һәм нәтиҗәле узды. Аны милли костюмнар кигән кыз­чыклар матур татар биюе белән башлап җибәрде, шаян бию дә башкардылар. Самир Муста­фин “Яз килә” җырын җырлады. Әлбәттә, “Туган тел” җырын да җырладылар, аңа инде барча кунаклар да кушылды. Бүлмәне махсус Тукайга багышлап бизә-гәннәр, Алсу ханым аның турын­да кыскача мәгълүмат биргәч, ятимлектә үскән шагыйрьнең авыр балачагы, иҗаты турында видеофильм күрсәтелде.

“Халкыбызның мирасы” дигән темага әзерләнгән видеопре­зентацияне Алсу Адельши­новна тәкъдим итте һәм әти-әниләр, балалар белән бергәләп эшләнгән дидактик әсбаплар белән таныштырды. “Мондый әйберләр эшләү идеясе миңа үткән елның көзендә Казан­да узган Бөтенроссия “Туган тел” форумында күргәннәрдән соң килде. Форум делегатлары мәктәпләрдә, бакчаларда булып, күпне күрдек, тәҗрибә тупладык һәм, әлбәттә, үзебездә дә шун­дый мохит булдыру теләге туды”, – диде Алсу ханым. Семинарда катнашучылар аны зур кызыксы­ну белән тыңлады һәм дидактик әсбапларны җентекләп кврады.

Аннары хуҗалар кунакларны ике командага бүлеп, Габдулла Тукай әкиятләре буенча викто­рина уздырды, милли бизәкле кул эше эшләүдә ярыштылар, бергәләп фотога төштеләр.

Перспектив идея

Мондый очрашуларны төрле бакчаларда даими уздырырга кирәк дигән тәкъдимне Алсу ха­ным кертте һәм барысы да хуп-лады. Тәҗрибә уртаклашу өчен бер дигән алым булыр иде, миңа калса. “Шулай бердәм булып эшләгәндә генә телебезне сак-лап калу өлкәсендә ниндидер нәтиҗәгә ирешеп була”, – дип йомгаклады сүзен Алсу Адель­шиновна.

Әйе, нәкъ шулай, хәзер бит татар авылларында бакчалар саны да бармакта санарлык кына калды, милли тәрбия, беренче чиратта, гаиләдән башланса, икенче чиратта балалар бак­часы тора. Уңдырышлы җиргә төшкән орлык кына уңыш биргән кебек, нәни чакта бала күңеленә сеңеп калган әйберләр беркай­чан онытылмас. Кочко-Пожар балалар бакчасында моны яхшы аңлыйлар һәм милли юнәлештә нык эшчәнлек алып барыла.

Семинар чәй табыны артын-да җылы аралашу белән тә-мамланды, катнашучылар озак-ламый кайсы булса татар авылы бакчасында очрашырга сүз куе­шып таралышты.

Ә бу юлгысы өчен Кочко-Пожар балалар бакчасы коллективына, шәхсән Алсу ханыма, тәрбияче Венера Фәхретдиновага, бакча хезмәткәре Асия Сәмиуллинага зур рәхмәт.

Татар авылларында балалары­быз да бер бөртек кенә кала бара, кызганычка, һәм аларны милли рухта тәрбияләү – барыбызның да бурычы, шуңа да бу өлкәдә бергәләп эшләгәндә нәтиҗәгә ирешеп булыр дип ышанабыз.

Белешмә: Кочко-Пожар балалар бакчасында бүгенгә 21 бала тәрбияләнә, шуның алтысы көзгә мәктәпкә китә, тагы да берничә бала бакчага килер дип көтелә.

Наилә ЖИҺАНШИНА.

Автор фотолары.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*