14-15 март көннәрендә Санкт-Петербургта Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган спорт бәйгесе – самбо буенча мастер-ветераннар арасында турнир узды. Быел ярышларда илебезнең 35 төбәгеннән 218 спортчы катнашты.
Ульяновскидан бертуган спортчылар – Дамир hәм Рамил Сыраевлар анда кабат җиңү, ягъни чемпион титулын алу бәхетенә ирештеләр.