tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сыркыдыда Авыл көне узган
Сыркыдыда Авыл көне узган

Сыркыдыда Авыл көне узган

Мордовиянең Торбеево районы Сыркыды авылында якты һәм күңелле бәйрәм – Авыл көне узган.

Авыл көне кече ватанның рухи бәйрәме. Авыл көне – туган ягыбыз тарихына һәм традицияләренә карата җылылык, горурлык һәм ихтирам белән тулы үзенчәлекле вакыйга. Такташлы Сыркыды авылында бу бәйрәм нәкъ шулай узган. Биредә мондый чараларны чын-чынлап якты һәм истә калырлык итә торган бөтен нәрсә бар иде.

Район мәдәният йорты артистлары һәм авыл иҗат коллективлары тамашачыларга дәртле чыгышлар бүләк иткәннәр; йөрәкләрне шатлык һәм илһам белән тутырганнар. Бәйрәмнең якты мәдәни акценты булып Татарстан Республикасы кунаклары да аерым игътибарны җәлеп иткән.

Милли ашлар да авылның теләсә кайсы көненең аерылгысыз өлеше булып тора. Сыркыды халкы кунакларны төрле ризыклар белән горурланып сыйлаган, ә хуш исле пылау исе бөтен тирә-якка таралган.

Чыганак:  “Юлдаш” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*