Сызрань шәһәренең модель китапханәсендә «Ак калфак» татар хатын-кызлары клубы әгъзалары җыелды. «Нардуган — кояш тарафыннан туган» фольклор утырмалары очрашуга яхшы сәбәп булды.
Уңайлы атмосферада кичә күңелле узды. Китап лотереясе оештырылып, анда һәр катнашучы китап отты.
Шулай ук иҗат остасы һәм Сызрань Рәссамнар берлеге әгъзасы Марина Вершинина белән очрашу булды. Ул үз шөгыле тарихы белән ихлас күңелдән уртаклашты, кабатланмас сувенирларының һәм сәнгать эшләренең ничек барлыкка килүе турында сөйләде.
Арытаба Лариса Захарьева мастер-класс үткәрде. Анда һәркем үзенең үзенчәлекле яңа ел бизәген эшләде.
Барлык катнашучылар да күңел күтәренкелеге, бәйрәм кәефе белән таралышты.