Сызраньда татар токмачы ясау буенча мастер-класс узган. Токмачлар төрле төсле булган: куркума кушылганы – сары, чөгендерлесе – кызыл, ә шпинат кушып ясалганы яшел килеп чыккан. Күпләр өчен бу ачыш булган — зәвык буенча да, процесс буенча да.
Иң мөһиме — бер өстәл янына балалар, яшьләр һәм өлкән буын җыелган. Камырны бергә болгатып, тәгәрәтеп, токмачны пөхтә итеп кискәннәр, аннары аны әзерләгәннәр һәм уртак өстәл артында бүлгәннәр.
Чәйсез кая инде ул — кайнар салмадан соң чәй артында җанлы аралашу дәвам иткән.
Мондый чараларда яшьләр зур кызыксыну белән өйрәнергә, эшләп карарга омтыла икән, димәк милли традицияләр алга таба да яшәячәк дигән өмет бар.


