Андыйлар бүген клиникада сирәк очрый. Табибның минем авыруымны сорашып өйрәнүе истә калды, дип сөйләгән иде бер апа.
Ул Төмән медицина академиясен 2003 елда тәмамлап, 15 ел эчендә шактый тәҗрибә туплап, аңа килгән авырулар арасында мактау сүзләренә ирешкән табиб. Бүгенге көндә Айгөл Рәис кызы Мөхәммәтҗанова Төмәннең Одесская урамындагы “Кардиологика” клиникасында эшли. Врач-кардиолог, эндокринолог буларак, ишемия, аритмия, йөрәк өянәгеннән һәм югары кан басымы, шикәр авыруы, калкансыман биз авыруларыннан дәвалый.
Шушы авырулардан дәвалаучы табиблар шәһәрдә күптер. Әмма, Айгөл Рәис кызы кебек табибны шәм ягып эзләсәң дә табып булмас, мөгаен. Элекке табиблар кебек, авыруның күзләренә карап, кан тамырларын тотып, игътибар белән тыңлап, хәзерге заманча медицина янына, элекке ысулларны да кушкач, ул тылсым көченә ия булган табибка әйләнә. Аның йомшак, ягымлы тавышына беренче тапкыр аралашкан авыруларның да хәлләре яхшырып китә. Айгөл алар белән ашыкмыйча, аңлаешлы телдә сөйләшә. Рус телен яхшы белмәүче кешеләргә, әби-бабайлар белән үз телебездә, татар телендә аңлата. Аның шулай ашыкмыйча тәфсилләп, тыныч кына сөйләве, авырулар әйтүенчә, алар күңеленә бәлзәм булып ята, хәлләре җиңеләеп китә.
Юкка гына халык телендә, тел дәвалый да, кешене үтерә дә, димиләр бит. Ул ягымлылыгы белән үзенә тартып тора, шуңа күрә аның кабул итү бүлмәсендә булган кешеләр, һичшиксез, савыгачакларына ышаналар. Ә ышаныч – ул дәваның ярты юлы.
Төмәндә яшәүче һәрбер кеше үзе яшәгән райондагы хастаханәгә беркетелгән. Табиб компьютердан анализларга юллама чыгарып биргәч, шул кәгазьләр белән кабинеттан-кабинетка чабасың. Нәтиҗәләре әзер булгач, тагын шул табибка керәсең һәм аннан бер кочак даруларга рецептлар тотып чыгасың. Барысына да акчаң җитәме, юкмы – анысын сорап торган кеше юк.
Ә менә Айгөл Рәис кызы эшләгән клиникада ничек дәвалауларын белер өчен аның үзенә мөрәҗәгать иттек:
– Айгөл ханым, ничек сез авыруны һәрьяклап тикшерергә өлгерәсез?
– Шәхси кабул итү кабинетында һәрбер авыруга бер сәгать вакыт бирелә. Шул вакытта пациентны яхшылап тикшереп тә, ашыкмыйча сөйләшеп, аның проблемаларын игътибар белән тыңлап, карап, авыруның хәленә нәтиҗә ясап, үземнең киңәшләремне бирәм.
– Сездә нинди авырулардан дәваланырга була һәм клиниканың нинди үзенчәлекле яклары бар?
– Авыру белән никадәрле озаграк аралашсаң, шуның кадәр аның хәленә керә барасың. Әле анализлар бирмичә, диагнозны син чамалап та куясың. Безнең клиникада стандартлы, нәтиҗәле тикшерүне үтәргә була. Заманча медтехника, ЭКГ яздырырга, кирәк булганда монитор куярга, анализлар тапшырырга мөмкин, УЗИ аша йөрәк, бөер, калкансыман биз, эчке әгъзалар, кан тамырларын аппарат белән тикшерәбез һәм дәвалыйбыз.
– Сезнең клиникага кергәч, хастаханәгә түгел, ә кемгәдер кунакка килгән кебек хис итәсең үзеңне.
– Әйе, авыруны дәвалаганда, өй атмосферасын булдырырга тырышабыз. Монда без бер гаилә сыман, 3 кардиолог, 1 эндокринолог эшли. Кирәк булса невролог, гастроэнтеролог һәм башка табибларны чакырта алабыз. Бәяләр бездә арзанрак, ә пенсионерларга аерым ташлама ясала.
– Айгөл ханым, башка хастаханәләрдә даруларны бик мулдан язалар. Бу яктан сездә ничек?
– Без даруларның иң кирәклесен генә язабыз, кирәкмәгән анализлар да бирергә кушмыйбыз.
– Үзегез турында кыскача сөйләп китмәссезме икән?
– Мин Төмән өлкәсендә тудым. Мәктәпне “5”леләргә генә тәмамлап, югары уку йортына кереп уңышлы гына укып чыктым. Кияүдә, тормыш иптәшем белән бер кыз үстерәбез. Гомумән, мин бәхетле кеше, чөнки яраткан эшем белән шөгыльләнәм. Табиб – ул кешеләргә бәхет бирүче кеше. Эшеңнең нәтиҗәсе шунда ук күренә, авыруның терелүен күрүдән дә рәхәт хис юк.
– Айгөл ханым, әңгәмәгез өчен бик зур рәхмәт. Эшегездә, гаиләгездә уңышлар сезгә.
Ә безнең күңелләрдә авыруларга ихтирам белән карый торган табиблар күбрәк булсын иде, дигән теләкләр туды.
Наилә САФИУЛЛИНА.