
Әнә бит ул ничек балкып утыра! Исемен җисеменә туры китереп “Акчарлак” дип атаганнар аны.
Клуб эченнән йөрәкләрне сыздырып гармун моңы агыла.
Ак калфакның табылган чагы,
Туганнарның сагынган чагы…
Өстәлләр сый-нигъмәттән сыгылып тора.”Эше барның – ашы бар” дигән борынгы гыйбарәне истә тотып, авырлыкларга бирешмичә, яши авыл халкы. Күмәк хуҗалык бетте дип, кул кушырып утырмыйлар боерганлылар. Ихата тутырып мал-туар асрыйлар, җиләк-җимеш үстерәләр.

Бәйрәмгә кунаклар бик күп килгән. Тукай муниципаль районы администрациясе башлыгы урынбасары Л.Х.Әхмәтова, район ветераннар оешмасы рәисе Г.Р.Гыйниятуллина, Тукай районы ЗАГС бүлеге җитәкчесе Э.Р.Мостафина, «Ак калфак» оешмасының район советы әгъзалары.
Бәйрәмне Бөтендөнья Татар Конгрессы каршында эшләп килүче «Ак калфак» татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы Тукай районы бүлеге җитәкчесе Резеда Гарипова ачып җибәрде. Ул тамашачыга “Ак калфак” оешмасы , аның бурыч- максатлары, киләчәккә планнары турында сөйләп, таныштырып үтте. Барыбызга бу күмәк эштә уңышлар теләде. “Чәк-чәк” бәйрәме үткәрүнең олы яшерен мәгънәсе дә бар, кечкенә эшләребез белән без һәммәбез милләтебез өчен зур хезмәт күрсәтәбез. Халкыбыз безнең борын-борыннан бик мәгрифәтле, әхлаклы, мәдәниятле булган. Шулай булмаса, халкымның әдәбияты, халык авыз иҗаты, җыр-моңнары бүгенге көнгә килеп җитәр идеме икән. Ә боларны тагын да танытыр, оныттырмас өчен авылларыбызда милли җанлы, халкыбыз өчен янып торучы ханымнарыбызны барлыйбыз. Ә алар һәр авылда бар. Бүген без Боерган авылына җыелдык. Бу тикмәгә генә түгел. Нәкъ монда районыбызның алдынгы карашлы, милли җанлы ханымнары яши.

Чәк-чәк пешерү остасы Гөлсәрия Шәйхразыева шунда ук чәк-чәк әзерләү серләренә төшендереп, мастер-класс та күрсәтеп алды. Сәхнәдән җыр-моң агыла, тамаша залында чәк-чәк пешә. Сорауларга җавап биреп, ипләп кенә аңлата Гөлсәрия ханым. Чәк-чәкнең ниндиен генә пешермәгәндер инде ул үз гомерендә!
Биш бала анасы Гөфия ханым Мәхмүтова бәйрәмгә “Солдат” чәк-чәген алып килгән. Гөлфия ханымның ике улы да армиядә хезмәт иткән вакытларда Боерган белән Мурманск арасын да якынайткан солдат чәк-чәге. Бигрәк уңган булган ханым икән – тамашачыларга җыр да бүләк итте.
Бик еракта идек без…
Җитмеш чакрым җирдән килдек без.
Бәйрәмнең кадерле кунаклары Лина ханым һәм Рафаэль әфәнде Хөсәеновлар җыр суза. Җырламый түзеп буламыни?! Аларга бөтен тамашачы кушыла. Бер җыр икенчесен алыштыра.

Рөстәм әфәнде Әхмәтхановсыз бәйрәм буламыни ул?! Автор башкаручы үзенең иң матур җырларын бүләк итте.
Өлкән буын ипләп кенә чәк-чәк пешерү осталыгына, калфак чигү серләренә өйрәткән арада матур Боерган мәктәбе укучысы Алсу Минһаҗева сәхнәгә күтәрелә. Йә ходам, борынгы Болгар гүзәлләреннән бер дә ким түгел! Күр инде, милли киеме ничек килешә үзенә! Алсу Зөләйха Минһаҗеваның “Чәк-чәк” шигырен сөйләп, башкалабыз Казаннан I дәрәҗә диплом яулап кайткан икән. Боерган мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары да чын күңелдән чыккан шигырьләрен сөйләделәр.

Бәйрәм ахырына якынлашканда Гөлсәрия ханымның чәк-чәге өлгереп, балланып тамашачы хөкеменә тәкъдим ителде. Теләгән һәркем табадан төшкән чәк-чәктән авыз итте.
Үзенең теләк-хисләрен моңлы җырына төреп, Иске Абдул җирлеге ветераннар оешмасы рәисе Клара Тимершәех кызы Хөсәенова чыгыш ясый.
“ТНВ” каналының “Аулак өй” проектында чыгыш ясап, тамашачы мәхәббәтен яулаган “Яран гөл” фольклор коллективы (җитәкчесе Г.Әһлиева) чыгышы нур өстенә нур булып бәйрәмне тагын да балкытты.
Бәйрәмне йомгаклап “Ак калфак” хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Резедә Равис кызы Гарипова татар халкының милли гореф-гадәтләрен, йолаларын саклап, киләчәк буынга тапшыру өчен тырышлык, булышлык күрсәткән милләтпәрвәрләргә оешманың мактау кәгазьләрен, рәхмәт хатларын тапшырды. Мондый зур бәйрәмнәр иганәчесез генә үтми. Оештыручылар зур хөрмәт белән “Ихлас” оешмасы җитәкчесе Айрат Арсланов, авыл җирлеге башлыгы Зарифҗан Мәхмүт улы Камильяновларның исемнәрен атадылар, зур рәхмәт әйттеләр.
Рәхмәт сезгә, Боерганлылар! Сез моңа лаек!
Резеда Мавзютова