Һәр төбәкнең, һәр районның горурланырлык шәхесләре, сокланырлык кешеләре була. Берсеннән-берсе матур шигырьләр, мавыктыргыч хикәяләр иҗат итүче Гөлүсә Батталова нәкъ тә менә шундыйлардан. Яшь һәм талантлы шагыйрә Гөлүсә Батталова Олы Әтнә урта мәктәбендә кунакта булды. “Сабыйлыкта калган бу күңелләр…” дип исемләнгән кичә матур аралашулар, күңелле истәлекләр, сәнгатьле шигырь укулар белән үрелеп барды.
Гөлүсәнең шигырьләрендә туган якка мәхәббәт, туган телгә ихтирам, кешелеклелек сыйфатлары аеруча ачык күренә. Аның һәрбер әсәрендә тормышның мәгънәсе, яшәешнең асылы турында тирән фәлсәфи уйланулар ята. Шагыйрә үзенең иҗаты аша яшь буынны рухи кыйммәтләргә өндәп, аларда ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияли.
Очрашу барышында Гөлүсә Батталова укучыларның сорауларына җавап бирде, үзенең иҗат юлы белән уртаклашты. Ул яшь каләм тибрәтүчеләргә иҗади уңышлар теләп, беркайчан да туган телне онытмаска, әдәбиятка мәхәббәтне күңелләрдә сакларга кирәклеген ассызыклады.
Чыганак: https://atnya-rt.ru