tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Талымхан диңгезчесе
Талымхан диңгезчесе

Талымхан диңгезчесе

Марат Шәрхимуллин – авыл егете, быел аңа 20 яшь тулды. Ул быел Төмәннең 14 нче диңгезчеләр колледжын кызыл диплом белән тәмамлады.

Маратның бабае Тимергали Шәрхимуллин, аның абые Тимербакый Хафиз улы сугыш ветераннары. Немец илбасарлары илебезне басып алгач, башта аларның әтиләре Хафиз Шәрхимулла улы, ә соңыннан бер-бер артлы ике улы да фронтка китәләр. Сугыш юлларын үтеп, өчесе дә исән-сау туган өйләренә әйләнеп кайталар.

Марат Миңнегали улы үзенең бабайлары белән горурлана, 9 нчы классны тәмамлау белән Төмәнгә диңгезчеләр училищесына юнәлә. Әтисе Миңнегали абый истәлегенә ул тырышып укый. 4 ел 10 ай күз ачып йомганчы үтеп тә китә. Кызыл диплом белән бергә аңа Мактау грамотасы да бирәләр, бөтен фәннәрне югары балларга – «5» билгесенә тәмамлый. Аның квалификациясе – өлкән суднолар йөртүче-техник.

Минем 3-4 сыйныфларда укыткан акыллы, тырыш укучымны ике куллап армия сафларына алып та киттеләр. Аңа исән-сау хезмәт итеп кайтырга насыйп итсен.

Рәйсә РӘХИМОВА,
Төмән районы, Талымхан авылы.

Чыганак: “Яңарыш” газетасы Төмән

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*