Төмән өлкәсенең Тубысы авылы хезмәт сөйгән, тырыш, талантларга бай халкы белән үзенчәлекле. Авылдагы матур, төзек йортлар, урамнары, монда яшәүче милләттәшләребез хезмәтнең тәмен белеп яшәгәннәрен күрсәтә. Авыл халкы гореф-гадәтләрен, йола –бәйрәмнәрен саклап, буыннан буынга тапышрулары, аларның рухи дөньялары да бай булганын раслый. Монда мөһим рольне мәдәният үзәге хезмәткәрләре башкара.
Тубысы мәдәният йортында, Вагай район мәдәният йортында мәдәни чараларны оештыручы булып унынчы ел хезмәт итүче Әлфия Гөмәр кызы Мөслимова район күләмендә клуб оешмалары арасында ел дәвамындә узган бәйгедә җиңү яулый. Егерме бишенче март- һөнәри бәйрәм көне уңаеннан узган чарада Әлфия Мөслимовага Вагай район хакимияте башлыгы Рамай Сөнгатуллин рәхмәт хатын тапшыра. Егерме җиденче мартта Әлфия Гөмәр кызы 55 яшен каршылады. Аны гомер бәйрәме белән ихлас күңелләреннән авыл халкы, тамашачылар, якыннары, авыл поселениесе башлыгы Рисхәт Әминов котладылар.
Әлфия Гөмәр кызы мәдәният өлкәсендә эшләгән чорында район, өлкә һәм Россия күләмендә үткәрелгән бәйге-фестивальләрдә призлы урыннарга лаеклы була. Ул Тубысы клубында “Дулкын ” ансамблен оештыра. Бу ансамбльдә авылның сәләтле үзешчән җырчылары катнашалар. Алар милли, дини бәйрәмнәрдә, истәлекле даталарга багышланган мәдәни чараларда җырлар башкарып, тамашачыларның кәефләрен күтәрәләр. Ансамбльгә әле ике генә ел булса да, алар район күләмендә узган бәйгеләрдә катнашып Мактау грамоталары белән бүләкләнгәннәр. Әлфия Гөмәр кызы башкаруында “Чишмә башы”, “Кышкы чия”, “Су буйлап” дип аталган җырларны тамашачылар яратып тыңлыйлар, җырчыны алкышлар белән озаталар.

Җырлары белән һәрчак илһам һәм шатлык өләшүче Әлфия Гөмәр кызына иҗат утында янып, якыннарын, авылдашларын шатландырып тагын озак еллар хезмәт итүен телибез.
Римма Умитбаева