28 нче февральдә “Колос” мәдәният йортында “Тарих серен табар телем” исемле әдәби-музыкаль кичә узды. Ул Халыкара туган телләр көненә багышланган иде. Әлеге кичәгә «Чулман» әдәби-музыкаль берләшмәсе әгъзалары чакырылды. Тәслимә Кәримова, Кадрия Наил, Гөлнара Хуҗина туган тел, туган як, әниләр турында язган шигырьләрен укыдылар, тел турында үзләренең фикерләрен җиткерделәр. А.С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәнең әйдәп баручы китапханәчесе чулманлыларның эшчәнлеге турында сөйләде. “Ак каз” халык җыр ансамбле матур җырлары белән кичәне ямьләндерделәр. Кичәдә БТК ның Алабуга бүлеге җитәкчесе Рәмилә Зөфәр кызы Әхмәтова чыгыш ясады. Әдәби-музыкаль кичәне Алабуга мәдәният сарае каршында эшләп килүче “Көзге” татар халык театры җитәкчесе Нина Алексеевна Салимуллина алып барды. Чарада Алабуга Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле Рәмилә Зөфәр кызы Әхмәтова да катнашты.