Гасырлар буена безнең илебез халкына күп тапкырлар Ватаныбызның иреген һәм бәйсезлеген якларга туры килә. Еллар узып, буыннар алмашынса да, халкыбызның батырлыгы тарих битләреннән югалмыйча, кадерләп саклана. Илебезнең хәрби тарихында геройлык, чын патриотлык, батырлык үрнәкләре урын алган. Борынгы заманнардан ук сугышчы – Россияне ук, кылыч белән яки кулына корал тотып саклаучы халык хөрмәтен һәм мәхәббәтен казанып яшәгән.
Гуманитар фәннәр атнасы кысаларында мәктәбебезнең 8 класс укучылары өчен “Тарих тәгәрмәче” интеллектуаль-танып белү уены үткәрелде. Әлеге уен укучыларны героик үткәнебезгә алып кереп, халкыбызның кабатланмас җиңүләре һәм батырлыгы белән таныштырды. Малайлар һәм кызлар бөек полководецлар Невский, Суворов, Кутузов белән Жуковның тормыш юлы турында сөйләделәр, аларның фәнни хезмәтләреннән өзекләр китерделәр һәм солдат батырлыгы турында мәкальләр белән әйтемнәрне искә төшерделәр.
Укучылар уенга карата зур кызыксыну һәм активлык күрсәттеләр, сорауларга җавап бирделәр һәм үзләре дә сорауларын җиткерделәр.
Үз тарихын белмәгән, аны яратмаган, исендә тотмаган һәм кадерләмәгән халыкның киләчәге юк, диләр. Әйдәгез, Туган илебезнең героик үткәненә карата сакчыл мөнәсәбәттә булыйк!
Әлфия ЯГУДИНА,
тарих укытучысы.
Чыганак: emet73.ru