Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтында татар ханлыклары һәм Алтын Урда институтының әйдәүче фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре докторы Искәндәр Измайловның 65 яшьлек юбилеена багышланган кичә үткәрелде.
«Барыгызга да хөрмәт итеп килүегез өчен рәхмәт! Язмышым тарих институты белән бәйләнгәненә рәхмәтлемен. 65 яшьлек юбилеем уңаеннан нәшер ителгән җыентык та – сезнең ихтирамның бер билгесе», – диде галим.
Измайловны коллегалары һәм фикердәшләре тәбрик итте. Татарстан Республикасы Милли музее генераль директоры Айрат Фәйзрахманов аңа ТР Мәдәният министрлыгы һәм министр Ирада Әюпова исеменнән теләкләрен җиткерде.
«Татарстандагы музейлар коллективлары исеменнән сезгә котлауларымны ирештерәм. Сезнең хезмәтләр дә безнең өчен мөһим. Бик күп тарихчыларга, туган якны өйрәнүчеләр өчен чын остаз булып торасыз. Фән үсешенә керткән хезмәтләрегез, эш һәм гамәлләрегез дәвамлы булсын. Сезгә карап, яшьлек яшен 65кә күтәрергә кирәк», – диде ул юбилярга һәм Рәхмәт хаты белән бүләкләде.
- Искәндәр Лерун улы Измайлов (12 декабрь 1960 ел, СССР, Магадан өлкәсе, Урта Чекан районы, Сеймчан поселогы) — археолог, тарихчы һәм этнолог, тарих фәннәре докторы, Идел-Урал регионының урта гасыр археологиясе һәм тарихы, Евразиянең төрки халыкларының этник тарихы, Көнчыгыш Европаның урта гасыр дәүләтләренең корал һәм хәрби тарихы белгече. Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе.
Чыганак: tatar-inform.tatar


