tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тарихи мәчеттә музей ачылачак
Тарихи мәчеттә музей ачылачак

Тарихи мәчеттә музей ачылачак

Самараның Алексей Толстой урамындагы Тарихи мәчетендә ремонт һәм үзгәртеп кору эшләре тәмамланганнан бирле биредә намаз укулар һәм дини чаралар белән беррәттән иҗтимагый тормыш та кайный.

Заман таләпләренә туры китереп эшләнгән ислам архитектурасының үзенчәлекле гүзәллеген күрергә, Самара мөселманнарының хәзерге тормышы һәм тарихы белән танышырга теләүчеләр бик күп, атна саен диярлек экскурсияләр уздырылып тора. Туристларның оешкан төркемнәре генә дә узган елда 150гә җиткән.

Ә тиздән Тарихи мәчетебез бу эшне яңа дәрәҗәгә күтәрә алачак — биредә музей ачарга җыеналар. Анда шәһәр мөселманнарының XIX — XX гасырларга караган төрле көнкүреш әйберләрен күрергә мөмкин булачак. Әлегә биредә җыелган предметларны системалаштыру, классификацияләү һәм реставрацияләү эшләре тәмамланып килә.

Музей оештыру белән шөгыльләнүче эш төркеменең чираттагы утырышы 15 гыйнварда узды. Бу җыелышта экспонатларны урнаштыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Сембер фабриканты, Самара шәһәренең элеккеге Казанская, ә хәзерге Алексей Толстой урамындагы мәчет төзелешенең баш меценаты булган Тимербулат Акчуринның эш өстәле бу музейның иң уникаль әйберләре арасында. Аны мәчет Советы рәисе Госман хаҗи Илингин Ульяновск өлкәсенең Барыш район үзәгеннән алып кайткан. Акчуриннар гаиләсенең төп предприятиеләре революциягә кадәрге чорда шунда урнашкан булган бит. Шулай ук булачак музей фондында XVIII гасыр самавырлары, бакыр комганнар, Алтын Урда чоры тәңкәләре һәм башка бик күп борынгы әйберләр бар.

Музейда артефактлар шулкадәр күп җыелган ки, хәтта, мәчет җитәкчеләре фикеренчә, беренче экспозициягә барысы да кермәячәк. Шуңа күрә Самара мөселманнары тормышының бөтен палитрасын да күрергә теләүчеләр өчен экспонатлар вакыт-вакыт яңартылып торачак.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мәчетне реконструкцияләгәндә һәм файдалы мәйданын киңәйткәндә үк шушы музей өчен урын планлаштырылган — беренче катның көньяк өлешендә иң кояшлы махсус бүлмә калдырылган.

Подрядчы фирма февральгә кадәр музей шкафларын, стеллажларын һәм витриналарын эшләп бетерәчәк һәм музей экспонатларын урнаштыра башларга мөмкин булачак.

 Шамил ГАЛИМОВ

«Бердәмлек»

Чыганак: samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*