Туган як тарихы — бабаларыбызның гасырлар дәвамындагы көнкүреше һәм эшчәнлеге көзгесе. Шушы рухи мирас без сабак ала торган саекмас чыганак та.
Туган як, авыллар тарихын халкыбыз беләме соң? Кызганычка каршы, бик аз кешеләр генә белә. Бүген Ватаныңның тарихын гына белү җитми, милләт булып сакланып калу өчен үзеңнең туган төбәгеңне, үзеңә кагылышлы тарихны өйрәнү дә кирәк. Бу уңайдан галим Касыйм Йосыповның шундый сүзләре гыйбрәтле: “Бүген кешелек дөньясы глобальләшү белән мавыга, һәм бу хәл мөстәкыйль дәүләтләре булмаган халыклар өчен чын афәткә әйләнеп бара: синең тарихың, мәдәниятең, җыр-моңың, телең куркыныч астында. Ә күңелеңнең иң нечкә кылларын тибрәтерлек туган телең, аның күрке булган сүзең калмаса, сүзең артыннан нәсел-нәсәбең, тамырың корыса, яшәүнең ни мәгънәсе кала”?!
Совет чорында мәктәп программасына ярашлы рәвештә бездән борынгы Мисыр, Рим, Византия, Русь елъязмаларын ятлаттырсалар да, акыл утыра барган саен үз халкыбыз, бабаларыбыз, туган төягебез турында берни дә белмәвебезне төшендек. Шуның аркасында, ирексездән, үз нәселеннән, туганнарыннан йөз чөерә торган буын барлыкка килде. Кем әйтмешли, коточкыч чынбарлык бит бу. Моңа тагын шунысын да өстәргә кирәк: үзәктә мәктәп программасыннан милли-төбәк компонентын чыгарып ташлап, телебезне, мәдәниятебез һәм тарихыбызны, җыеп әйткәндә, хәтеребезне җуйдыру юнәлешендәге эшчәнлек дәвам итә. Моңа халкыбызның үзаңын үстереп, рухи мирасыбызга ешрак мөрәҗәгать итеп кенә каршы торып була.
Безнең төрки-татар бабаларыбыз “Җиде бабаңны бел!” дигән. Әйткәндәй, шәҗәрә (нәсел агачы) төзү катлаулы түгел: үзеңнең, бабаң исеме, аның атасы һәм шул тәртиптә. Белмәсәң, өлкән кешеләрдән сорый-сың, авылларда әле 80-90 яшьлек хәтерле кешеләр исән. Соңгы вакытта унсигезенче, унтугызынчы гасырларда патша хакимияте үткәргән җанисәп материаллары да Интернетка урнаштырыла. Алар буенча да кайбер мәгълүмат тупларга мөмкин. Сүз дә юк, нәсел җебен, тарихны барлаганда һәр деталь мөһим роль уйный. Шуны истән чыгарырга ярамый, ниндидер хыялый фаразларны чынбарлык итеп күрергә тырышып кына хакыйкатьне ачып булмый. Кыскасы, тарих әкият түгел.
Шөкер, хәзер авыллар тарихы белән кызыксыну артты. Алар турында һәвәскәр тарихчылар да китаплар бастыра. Бу, әлбәттә, шатлыклы күренеш. Ләкин андый китапларның күбесенең эчтәлеге, нигезләнгән фактурасы мактанырлык түгел, публицистик сыйфаты түбән. Белгәнебезчә, үткәнне актуальләштерү, ягъни аны бүгенгегә кирәкле итү — шактый катлаулы гамәл. Шунсыз исә ул хезмәтләрнең фәһеме чамалы. Тарихчы Илдар Габдрәфыйков, мәсә-лән, бу юнәлештәге кимчелек-ләр хакында сөйләгәндә болай дигән иде:
— Башкортстанда төбәк тарихын өйрәнүчеләр арта. Әмма аларның язмаларының сыйфаты таләпләргә туры килеп бетми. ГОСТ таләпләренә туры килмәгәннәре күп, шуңа күрә аларны төбәк тарихы буенча китаплар исемлегенә кертеп булмый.
Тарих язу − ул энә белән кое казу. Авыл тарихы, һичшиксез, дәлилле, хакыйкатьле булырга тиеш. Авылларның күбесенең үткәне турында язма чыганаклар юк диярлек, чөнки аларны язып баручы булмаган. Бердәнбер чыганак — өлкән яшьтәгеләрнең истәлекләре, буыннан-буынга сөйләнеп килгән хатирәләр, вакыйгалар. Кайбер язма материалларны да табарга мөмкин. Моның өчен архивларда озак эзләнергә кирәк. Ә аларда мең-ләгән китап саклана. Үзеңә кирәклесен табу гаять авыр.
Янә шуны билгелисе килә: туган төяк турындагы китап авторлары, минемчә, үз фикерләрен көчләп такмыйча, саллы дәлилләр белән эзлекле рә-вештә бәян итә белергә тиеш. Табылган бер генә факт-мәгълүмат та шунда ук хакыйкать тәхетенә мендереп утыртылмасын, аларның һәммәсе дә җитди тәнкыйть иләгеннән үткәрелсен. Эзләнгәндә, фактларны дәлил-ләгәндә бер генә түгел, ә берничә чыганакка таянырга кирәк. Шунда гына хезмәтнең бәһасе югары булачак. Авыл тарихын сурәтләгән китап, гадәттә, монотонлыга әверелеп, укыганда ялкыта башлый. Шуның өчен китапны әзерләгәндә тәэсирле публицистиканың төрле жанрларын файдалану отышлы алым.
Ономастик (исемнәр) һәм топонимик (географик атамалар) мирасның милли, тарихи-лингвистик байлыгыбыз икәнлеген истән чыгармыйк. Географик атамаларны, аларның тулаем җыелмасын, җирле сөйләшне халык иҗатының гасырлар буена җыелып килгән асыл җәү-һәрләре, дип атыйлар. Шулар аша эш итү дә күп нәрсә бирә.
Мәсәлән, туган авылым Иштерәкнең (Илеш районы) мәгънәсен дөрес аңламыйча, кайвакыт “Иштирәк” дип язалар. Дөрес аңламаучылар дигәннәрем авыл атамасын Иш (ике) тирәк белән бәйләргә уйлый. Парлы агачлар турында сүз барганда, халык, кагыйдә буларак, “куш” сыйфатын куллана: Кушнарат, Кушкаен, Куштирәк һ.б. Ә безнең авыл атамасы агачтан алынмаган (истәлекләрдә Иштерәк баба турында бәян ителә), шунлыктан, ул берничек тә Иштирәк була алмый.Авылның атамасы антротопоним. Ата-бабаларыбыз, гомумән, авылларына да, балаларына да яхшы ниятле, тирән мәгънәле исем кушарга тырышкан. Мәсәлән, улының үзенә иш, терәк булып үсүен теләгән һәм аны мулладан “Иштерәк” дип әйттерткән.
Авыл атамасына әверелгән бу исем бүген бераз сәеррәк тоелса да, ул төптә, чынбарлыкта нәкъ шулай булган. Гомумән, урыслардагы Ищереков, Ижтеряков фамилияләре дә шушы исемнән. XVI гасырда бүгенге Башкортстанның байтак өлеше, шул исәптән хәзерге Илеш районы җирләре дә, Нугай урдасы биләмәләре булган. Менә шул урданың биләреннән соңгысы (хан) “Иштерәк” исемле булган. Урыс елъязмаларында да бу исем еш очрый.