Бүген Галиәсгар Камал исемендәге театрның яңа бинасында «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы – Тарихта без эзлебез» республика шәҗәрәләр фестиваленә йомгак ясалды. Финалга республиканың төрле районнарыннан төрле милләт вәкилләре булган алты гаилә үткән иде.
Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дә катнашты. Башта фойеда финалга чыгучы алты гаилә дә үзләренең шәҗәрә агачына һәм традицияләренә багышланган күргәзмәләрен тәкъдим иттеләр. Борынгы киемнәрне, күл эшләрен һәм аерым бер гаиләләрдә генә әзерләнә торган ризыкларны күрергә мөмкин иде.
Аннан соң театрның төп сәхнәсендә гаиләләр үз тарихлары, әби-бабалары һәм ядъкәрләре турында сөйләделәр. Үрнәк гаиләләр буларак Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Ландыш Нигъмәтҗанова ире Фәрит Таишев һәм кызы Ләйлә белән, шулай ук Татарстанның атказанган артистлары Артур һәм Эльза Исламовлар, Салават Табаев һәм Айгөл Хайри чыгыш ясадылар.
«Мин бүген, сәхнәгә карап, күпмилләтле республика өчен горурланып, шатланып утырдым. 4 миллионлык Татарстанда 175 милләт халкы яши. Без сезнең белән бик бәхетле кешеләр: һәр милләткә үз телен, киемен, ризыкларын, гореф-гадәтләрен саклау, бәйрәмнәрен үткәрү өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Бүгенге фестиваль әлеге байлыкны тагын да арттырырга ярдәм итә», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Архив эше буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе, фестивальнең жюри рәисе Гөлнара Габдрахманова бәйгедә балаларның катнашуы аеруча сөенечле булуын билгеләп узды.
«Бу фестивальдә гаиләләр үзләренең шәҗәрәләре белән уртаклаштылар. Бу – милли тәңгәллек саклана торган матур мәйданчык. Балаларның да катнашуы мөһим. Монда алар әби-бабаларының кем булуларын, нинди уңышларга ирешүләрен беләчәкләр. Мондый бәйгеләр буыннар арасындагы бәйләнешне саклап калуда зур нәтиҗә бирә», – дип өстәде ул.
Бәйгедә беренче урынны Казаннан Әхәтов-Вахитовлар гаиләсе яулады. Аларның шәҗәрәләре үз эченә 20 буынны берләштерә. Икенче урынга Кайбыч районыннан Хайбуллиннар, өченче урынга Актаныш районыннан Газизҗанов-Сабировлар гаиләләре лаек булды.
«Гаиләдә гореф-гадәтләрне саклау» өчен дигән бүләк Мамадыш районныннан Никитиннар гаиләсенә тапшырылды. Алар сәхнәдә борынгы удмурт гаиләсендәге туй йоласын күрсәттеләр. «Тынычлык гаиләсе» исеме Балык Бистәсе районыннан Бикметовларга, «Хезмәт династиясе» исеме Сарман районыннан Халиуллиннар гаиләсенә бирелде.
Һәрбер гаиләгә дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.
Чыганак: tatar-inform.tatar