tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Тарихта синең эзең» дип аталган төбәкара проект-тикшеренү бәйгесе узды
«Тарихта синең эзең» дип аталган төбәкара проект-тикшеренү бәйгесе узды

«Тарихта синең эзең» дип аталган төбәкара проект-тикшеренү бәйгесе узды

2025 елның 4нче апрелендә «Тарихта синең эзең» дип аталган төбәкара проект-тикшеренү бәйгесе узды. Әлеге бәйге Яңа Чишмә муниципаль районы тарихында якты эз калдырган, күренекле төбәк тарихын өйрәнүчеләр: Мидхәт Газыймов (1942-2022), Вәсил Вәлиуллин (1974-2024), Анатолий Холин (1942-2021) һәм Акбүре авылында «Буыннар мирасы» музеена нигез салучы Әнвәр Залаков истәлегенә багышланды. Конкурста дүрт номинация буенча 16 эш тәкъдим ителде – «Минем кече Ватаным тарихы», «Сугыш турында гаилә тарихлары – Бөек Ватан сугышы елларында туганнарым», «Атаклы якташлар», «Яшь туган якны өйрәнүчеләр». Конкурста катнашучыларның барысы да дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Барлык катнашучы укучыларга, аларны әзерләүдә булышлык күрсәткән укытучыларга, әлеге конкурсны үткәрүдә үзләренең зур өлешләрен керткән иганәчеләргә бик зур рәхмәтебезне җиткерәбез (иганәчеләр: «Татмелиорация» Траст компаниясе; конкурсның идея авторы, башыннан ахырына кадәр «Сандугач» гаиләләргә, аналарга һәм балаларга ярдәм итү хәйрия фондының башкарма директоры Сабирова Алсу Ильяс кызы).

«Буыннар мирасы» музее эшен дәвам итүче Гөлия Вәлиуллинага һәм районның барлык музей хезмәткәрләренә зур рәхмәт, чөнки «Тарихта синең эзең» дигән искиткеч конкурс алар инициативасы белән оештырылды.

Лидия Лотфуллина,

Татарстан Республикасының Яңа Чишмә районы Халык иҗаты һәм көнкүреше музее директоры, төбәк тарихын өйрәнүче-тикшеренүче

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*