tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тарихын онытмаган, саклаган халыкның гына киләчәге бар!
Тарихын онытмаган, саклаган халыкның гына киләчәге бар!

Тарихын онытмаган, саклаган халыкның гына киләчәге бар!

Минзәлә районының Әтрәкле авылында бик матур чаралар булып узды: “Шәрипҗан” мәчетенә 30 ел һәм шул авылда яшәп, дин үстерүгә зур өлеш керткән Солтангараев Сәйделабрар мулланың йорты музей булып ачылды. Бу кечкенә генә авыл өчен дүртенче музей. Район мөхтәсибе Рәмзил хәзрәт Садыйков үзенең вагәзләрен әйте. Шулай үк авылны торгузуда зур өлеш кертүче, ООО ” Заиковский” җитәкчесе Радик Шәрип улы Фаттахов чыгышларында авыл халкына рәхмәт сүзләре җиткерде. Бөтендөнья татар конгрессының Минзәлә районы җирле үзидарә җитәкчесе, Дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе “Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте” директоры Гөлназ Сәмигулловна татар телен саклап һәм устергәннәрен, тарих объектларын саклаганнарын билгеләп утте, уңышлар теләде. Әлеге чара мәчет каршында әзерләнгән бәйрәм табыны артында дәвам итте. Тарихын онытмаган, саклаган халыкның гына киләчәге бар! – диясе генә кала.

https://vk.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*