Берәүне дә берни белән дә шаккатырып булмый торган заманда яшәсәк тә, татарның олы газетасы булып чыгучы “Ватаным Татарстан” газетасына шушы көннәрдә 100 яшь тулу күпләребезне битараф калдырмас дип уйларга кирәк. Ник дигәндә, бу түгәрәк дата бер газетаның гына түгел, ә бөтен татар халкының йөз еллык тарихы дигән сүз. Аның битләрен актарганда күз алдыннан безнең фаҗигале дә, катлаулы hәм каршылыклы да булган бер гасырлык тормыш сәхифәләре йөгерешә башлый.
Бүгенге буын өчен, билгеле, тормыш гел шундый тук, бәхетле, тыныч булгандыр кебек тоела. Ата – улны, ана кызны белмәгән Гражданнар сугышы, котчыкмалы ачлык, талау-куркытулы колхозлаштыру еллары, аннары шундый фаҗигале Сталин репрессиясе, Бөек Ватан сугышы, телебездән, динебездән биздерү мәхшәрләре, торгынлык hәм үзгәртеп корулар – боларны күреп белүчеләр көннән-көн азая, ә тарихны үзләренчә язарга, аңлатырга атлыгып торучылар арта. Татарның ташка басылмаган яки басылып та сакланмаган тарихын бозуларын, юкка чыгарырга тырышуларын без бүген hәр адымда очратып торабыз. Ә менә ташка басылган кадәресе белән авыррак. Чөнки андагы вакыйлар көне-сәгате белән диярлек татар газета-журналлары битенә теркәлгән.
1918 елның 12 мартыннан “Эш” исеме астында чыга башлаган газета татар халкына яңа хакимиятнең асылын аңлату, ул чыгарган законнарны шәрехләү hәм, билгеле инде, республикадагы, Россиядәге, дөньядагы хәлләрне җиткерү максатын куя үз алдына. Андагы журналист язмаларының гына түгел, хәрби кием киеп, кылыч тагып йөргән комиссарларның сөйләм теле шул чорның кырыслыгын, хәтәрлеген чагылдыра.
Сүземне раслау өчен бер генә мисал китерәм. Газетадагы өндәмәләр арасында Үзәк мөселман комиссариаты рәисе Мирсәет Солтангалиев имзасы белән басылган карарлар еш очрый. “Казан губернасы мөселман комиссариаты, Казан губернасындагы мөселманнар арасында тынычлык кертүгә бик зур әhәмият биргәнгә, түбәндәге Декретны чыгара.
hичбер номер, чәйханәләрдә хосусый йортларда эчемлек әйберләренә hәм ул кешеләр торган номер, чәйханә, хосусый йорт хуҗаларына каты җәзалар биреләчәк. Гаепле кешеләр үзләре инкыйлаб (революция) хөкеменә бирелеп, бөтен йортлары, җиhазлары, әйберләре кулга алыначак. Урамда исереп йөргән кешеләр дә шундый каты җәзага дучар булачактыр”.
Борылыш чорларында, бәлки, шундый катгыйлыктан башка эшләп булмагандыр. Әмма законны бит аны ничек үтисең. Революция чорында беркем дә кәнфитләнеп тормаганлыгын без инде яхшы беләбез. Ә газеталар исә партиянең рупоры ролен үтәгән. Бер якка гына юнәлтелгән ул рупор. Колхозлашу елларында исә газетаның урыннардагы эшче-крестьян хәбәрчеләре барлыкка килә башлый. Алар бу очракта халык авазы ролен үтәргә тиеш була. Әмма ул хәбәрчеләрнең аноним язмаларын укыганда чәчләр үрә тора башлый. Чөнки алар шул чактагы хакимияттәгеләр таләп иткәнчә, газета журналистларыннан калышмаска тырышып, үз күршеләрен, туган-тумачаларын, шул ук җирле хакимияттәгеләрне “чага” башлыйлар. Ул чорларда газетаны җитәкләгән редакторларның барысы да диярлек репрессия корбанына әверелә. Аннары чират каләм ияләренә дә җитә. Менә шулай хакимият үзенең халкы белән аяусыз көрәш алып бара.
Минем болар турында шулай тәфсилләп язуым юбилейга тап төшерә дип уйлаучылар нык ялгыша – без боларны яңадан шундый хәлләр кабатланмасын, ул чорлар әйләнеп кайтмасын дип хәтерләргә тиеш. Шуңа да без газетабызның юбилеен да өстәл артында ашап-эчеп, мактау сүзләре тыңлап түгел, ә ярдәмгә мохтаҗ бер авыру укучыбызга булышу өчен хәйрия концерты итеп оештырырга уйлап торабыз. Без моңарчы да шундый сигез концерт үткәреп ярдәмгә мохтаҗларга кечкенә генә булса да үз өлешебезне кертергә өлгердек инде. Гамәлләребезнең бу кадәресе дә мактану яки рәхмәт сүзләре ишетү өчен дип түгел, ә безне укучыларны, безнең белән бергә тормыш авырлыкларын җиңәргә тырышып яшәүчеләрне игелекле гамәлләргә этәрү, hәрвакыт кеше булып калырга чакыру өчен дип эшләнә. Дөньяны без әнә шулай hәркайсыбыз үз өлешен кертеп кенә үзгәртә алачакбыз.
Шуңа да мин hәркайсыгызны уртак бәйрәмебез белән тәбрик итәм. “Ватаным Татарстан” газетасы шикелле озын, мәгънәле тормыш кичерергә язсын дим.