tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ташкентта беренче тапкыр “Татар кызы” республика бәйгесе узды
Ташкентта беренче тапкыр  “Татар кызы” республика бәйгесе узды

Ташкентта беренче тапкыр “Татар кызы” республика бәйгесе узды

Ташкентта беренче тапкыр татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге оештырган “Татар кызы” республика бәйгесе узды. Әлеге бәйгедә Үзбәкстан башкаласыннан һәм төбәкләреннән 8 кыз катнашты. Әзерлек барышында “Татар кызы 2021” Халыкара бәйгесе җиңүчесе Лилия Камилова һәм “Татар кызы 2023” финалисты Камилә Байбековадан тренинглар үткәрелде. Профессиональ фотограф Таһир Нигъмәтуллин фотосессия үткәрде. Матур канатлы муенсалар һәм асылташлар кебек, һәр образ Үзбәкстанның матур, акыллы, көчле һәм шул ук вакытта назлы хатын-кызларына комплимент булып тора.

Бәйгенең беренче көнендә 17 майда Татарстан Республикасы аш – су осталары Гильдиясе әгъзасы, Россия шеф-поварлары Ассоциациясе әгъзасы, Татарстан Республикасында бердәнбер татар милли Кейтеринг хезмәтенә нигез салучы «Милли ашлар», «Альбина татар халык иҗаты студиясе»җитәкчесе Фәсхиева Альбина Анатольевнадан кулинария буенча мастер-класс һәм камыр ризыклары кисү буенча ярыш узды фасхеева. Ашлар арасындагы тәнәфесләрдә җиләк-җимеш чәйләре, смузи , коктейльләр әзерләү һәм икмәк пешерү буенча мастер-класс Панасоник компаниясе белгечләре тарафыннан үткәрелгән.

Профессиональ жюри бертавыштан җиңүчене билгеләде, ул Үзбәкстан Дәүләт консерваториясе магистратурасының 2 курс студенты Ленара Закирова булды. 2 урын-Ташкент өлкәсеннән Рамилә Мәхмүдова , Дустбод бистәсеннән, 3 урын-Алмалык шәһәреннән Миннегулова Динара. Барлык конкурсантлар да номинацияләр белән дипломнар, партнерлардан һәм спонсорлардан кыйммәтле бүләкләр алдылар, төп бүләк – “Татар кызы – 2024” халыкара конкурсының ярымфиналына бару, шулай ук хәситә таҗын һәм татар күкрәк бизәген Ленара Закирова алды. 18 майда икенче көнне кызлар конкурсның мондый төрләрендә ярыштылар : дефиле, визит карточкасы , иҗади, интеллектуаль, тарихи. Татар халык биюе буенча мастер-классны Низамиева Нигина Абдурашидовна – «Казан шәһәр филармониясе» МБУК балетмейстеры, халыкара конкурслар һәм фестивальләр лауреаты, ЮНЕСКО Халыкара бию советы әгъзасы үткәрде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*