tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ташлама изге догаңнан…
Ташлама изге догаңнан…

Ташлама изге догаңнан…

Яңа Ярмәк авылында гомер кичерүче хезмәт һәм тыл ветераны Миннур Мисбах кызы Кәлимуллина үзенең олуг юбилеен билгеләп үтте. Әбигә 95 яшь тулды!

Олы яшьләрен тутыручы өлкәннәрне искә алып, юбилейларын билгеләп үтү күптән матур бер традициягә әйләнде. Авыл җирлеге җитәкчеләре, социаль яклау бүлеге, район администрациясе вәкилләре катнашында тулы бер делегация ветераннарның өйләренә барып, бүләкләрен тапшыра, изге теләкләрен тели бу көнне. Шул вакытта өлкәннәр йөзендәге шатлык-сөенечне күрсәгез. Мөлдерәгән күзләрендә яшь бөртекләре булыр, иреннәре дога аша рәхмәт сүзләрен кабатлар. Яшен яшәгән, ашын ашаган юбилярларның күңелләрен күрү өчен бик күп кирәкми шул…

Бүген Яңа Ярмәк авылында гомер кичерүче хезмәт һәм тыл ветераны Миннур Мисбах кызы Кәлимуллина да котлаулар кабул итте. Юбилярга Россия Федерациясе Президенты В.В.Путинның котлау хаты һәм күчтәнәчләр тапшырылды. 95 яшьлек әби исә котлауларны кабул иткәннән соң, кунакларга яхшы мөгаләмәләре һәм аны хөрмәт итеп килгәннәре өчен рәхмәтен җиткерде.

Чыганак: samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*