Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез үзләренең тәбрикләү сүзләрен җиткерә. Шундый котлауларның берсе Казахстан татарлары һәм башкортлары конгрессы идарәсе рәисе Тәүфыйк Кәримовтан килде. “Татар халкының тарихына һәм аның үткән катлаулы юлына карап горурланабыз,” -диелә котлау хатында.